tatruen

Архив за день: 24.09.2013

Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзаларыннан тыш БТК Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә татар халкы өчен әһәмиятле мәсьәләләр  куелган иде. Бюро әгъзалары иң  башта 2013 нче ел йомгаклары буенча БТК БК ның киңәйтелгән утырышын үткәрү турында сөйләштеләр. Бертавыштан киңәйтелгән утырышның программасы кабул ителде. Утырыш ике көн: 6-7 декабрь “Казан” милли мәдәният үзәгендә ...

Дәвам »

Ташкентта Татарстан көне

22 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендәге “Төркестан” cараенда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган Татарстан көне узды. Бу чараны шәһәрнең Татар мәдәният үзәге РФның Үзбәкстандагы илчелеге, Республика интернациональ мәдәният үзәге һәм ТРның ҮРда вәкиллеге булышлыгы белән оештырды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъматулина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы ...

Дәвам »

Кузбасстагы үз кешебез

– Бер-ике данә “Хезмәт даны” бирә алмассызмы? Мин Кемеровоның Березовский шәһәреннән идем, – дип, беркөнне редакциягә зәвыклы итеп киенгән бер татар абые килеп керде.

Дәвам »