tatruen

Архив за день: 23.09.2013

Татар конгрессы Россия халыклары телләре турындагы законга мөнәсәбәтен белдерәчәк

Иртәгә, 24 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узачак. Төп мәсьәлә – барлык милләттәшләребезне дә борчуга салган Россия халыклары телләре турындагы законга карата татар конгрессының мөнәсәбәтен белдерү. Утырышта шушыңа кагылышлы мөрәҗәгать каралачак. Әлфия Миңнуллина

Дәвам »

Алмаз Фәйзуллин Россия Президент идарәсендә мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җавап тотачак

Россия Президенты идарәсендә дини берләшмәләр белән эшләү өлкәсендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты җитәкчесе итеп Евгений Еремин, ә аның урынбасары булып, аерым алганда мөселман оешмалары белән эшчәнлек өчен җаваплы итеп Алмаз Фәйзуллин билгеләнде. Фәйзуллин тумышы белән Казаннан, ул “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның улы. 2004-2013 елларда Мәскәүдә Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып ...

Дәвам »

Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына Балкан илләреннән кунаклар килделәр. Юсуф Тербич – Босния һәм Герцеговинадан, ул язучы, журналист, “Препород” мөселман оешмасы җитәкчеләренең берсе. Драгомир Анжелкович шулай ук журналист, vidovdan.org сайты редакторларының берсе. Предраг Николич Белградтагы “Стратегик хезмәттәшлек өчен үзәге” исемле серб оешмасының җитәкчесе. Кунакларны Казанга алып килгән Түбән Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты ректорының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Александр ...

Дәвам »