tatruen

Архив за день: 16.09.2013

Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды

Җаекның Татар мәдәнияте үзәгендә 12 сентябрдә “Җаек татарлары” (гаилә фотоальбомнарыннан) дигән фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа бәйрәмгә туры китерелеп оештырылды. 14 сентябрдә Җаекта Гаилә көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде. Күргәзмәгә Татар мәдәнияте үзәге активистларының гаилә фотоальбомнарыннан тупланган рәсемнәр куелды. Стендларда өч гасыр дәверне үз эченә алган экспонатлар урын алган. Биредә XIX гасыр фоторәсемнәре дә, бүгенге заманныкы да бар. Стендларда гаиләара бәйләнешләрне ...

Дәвам »

Бишкәктәге очрашу

Кыргызстанның Бишкәк шәһәренең “Туган тел” татар-башкорт оешмасының 25 еллыгы уңаеннан милләттәшләребезне котларга  Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил”  иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты, медицина фәннәре кандидаты  Рәисә Атамбаева да килде.  Әлеге оешма вәкилләре аны “үзебезнең кеше” ди. Рәисә Миңнеәхмәт кызы Атамбаева – татар кызы. Ул Россиядә туган, әти- әниләре Советлар Союзы чорында Кыргызстанның Ош шәһәренә күчкәннәр. Тамырлары ...

Дәвам »

Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…

Бишкектагы кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте июль аенда Казанда үткән 27 җәйге  Универсиадага багышлап Памир тау системасындагы иң биекләрнең берсе булып саналган (биеклеге 7000 метрдан артык) Ленин тау башына менү оештырды. Баштарак бу альпинистик чара Казан универсиадасы көннәрендә үтәр дип ниятләнгән иде. Тик тау тирәсендә һава шартлары катлаулы булганга күрә менүне кичектереп торырга туры килде. Һәм ул август ахырында үтте. ...

Дәвам »