tatruen

Архив за день: 09.01.2014

“Күзләреңнән үбеп…” (Фатих Кәрим, спектакль)

Ренат Харисның каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең язмышына багышланган пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль.  Рольләрне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры .артистлары башкаралар.  Куючы режиссер – Ринат Әюпов.  

Дәвам »

Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме

Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында гомер итүче дин кардәшләребез бөек Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәмнәре үткәрәләр. Шундый матур кичәләрнең берсе – Ульяновск өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә да узды. Бу авыл өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыктагы Самара-Мәскәү федераль тимер юл буена урнашкан. Авыл читенннән инде күрше Пенза өлкәсе башлана. Өч мәхәлләле авылда 3000 нән артык кеше яши. Ел ...

Дәвам »

“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.

Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар. Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 ...

Дәвам »

Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде. Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә ...

Дәвам »

Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар

Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады. "Шулкадәр яратып тыңладылар һәм нык алкышладылар", дип белдерә бу концертта катнашкан Илүсә Хуҗина.

Дәвам »