tatruen

Архив за день: 13.03.2014

Калугада төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының гүзәллек конкурсында Татарстан кызы “Мисс игелеклелек” титулына ия булган

Калуга өлкәсендә беренче тапкыр төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының хатын-кызлары арасында гүзәллек һәм осталык конкурсы уздырылган. Моны кулай вакытка – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле ялларга туры китереп оештырганнар. Өлкәнең яшьләр үзәгендә үткәрелгән конкурста Россия, шул исәптән Татарстан һәм Чувашия, шулай ук Дагстан, Әзербайҗан, Әфганстан, Грузия, Израиль, Украина гүзәлләре катнашкан. Ярышлар исә 3 этаптан торган: визитка, милли киемнәрдән дефиле һәм ...

Дәвам »

Халкыбызның үлмәс һөнәр авазлары

«Уңган халкымның остакуллары: татар халык һөнәрләре” дип аталган күргәзмәдә татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Милли музеенда урын алган әлеге экспозиция – Россиядә Мәдәният елы уңаеннан оештырылган. Без остакулларга элек-электән бай булган. Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә географик җирлек, җир азлыгы һәм иген уңмау, ислам диненең таралуы, мөселман һәм көнчыгыш традицияләре, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз ...

Дәвам »

Бизнес татар авылларынын үстерә! (Пресс-релиз)

2014 елның 14-16 мартында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрә.

Дәвам »