tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада – “Нәүрүз гүзәле-2014”
Уфада – “Нәүрүз гүзәле-2014”

Уфада – “Нәүрүз гүзәле-2014”

Шушы елның 28 февралендә Уфа “Нур”татар дәүләт театрында “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесе үтте.

Башкортстанда “Нәүрүз гүзәле” беренче тапкыр 1992 елда үткәрелгән. Быелгысы-уникенчесе.

Проектны оештыручы – республика татар дөнясында киң мәгълүм милләтпәрвәр ханым Зәлия Ахунова.Ул үзе “Нәүрүз гүзәле”н унынчы тапкыр үткәрде! Соңгы ике елда бу бәйгене өр-яңа төсмерләр белән баетты, аңа җан өрде. Конкурсның учредительләре – Башкортстан татарлары конгрессы һәм “Сәхибҗамал” оешмасы.

Әлбәттә, мондый зур ярыш бер генә кешенең көченнән килә алырдай түгел, бик күпләр оештыручыларга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Ә инде “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы тамашаның генераль спонсоры булды. “Берлек”, күптән түгел оешуына карамастан, үзенең күркәм гамәлләре белән танылып өлгерде дә инде. Әйтик, гыйнвар аенда гына ул Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән бергә татар теле һәм әдәбияты буенчы олимпиада үткәргән иде.Әлеге вакытта туган якны өйрәнүчеләр конкурсын киң җәелдерде. Халкыбызның милли бизәге булган “Нәүрүз гүзәле”н ихлас күңелдән кабул итте.

Конкурс нәтиҗәләре куанычлы булды. Быел катнашучылар үзләренең ана телен тирән белүләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, татар кызларына гына хас милли сыйфатларын күрсәтте. Башкортстанның төрле районнарыннан 12 сылу финалга чыкты.

Гран-прины Туймазы районы Кандра касабасыннан Алина Гыйззәтуллина яулады, әлеге вакытта ул Казан Федераль университетының икенче курсында укый, инженер–эколог белгечлеген сайлаган.

Беренче урын Мәләвездән Алена Зәбировага бирелде, икенче урын – Илештән Эльвира Рәкыйповада, өченче урында – Уфадан Альбина Гыйлданова.

Авыргазы районыннан Миләүшә Рафикова – “Нурлы йөз,

Туймазы районыннан Алсу Заһитова – “Зәвыклы кыз”,

Борай районыннан Динара Мидәтова – “Ягымлылык алиһәсе”,

Кыйгы районыннан Велена Әхмәтҗанова – “Тыйнаклык алиһәсе”,

Балтач районыннан Хаҗиева Регина – “Зирәк кыз”,

Ярмәкәй районыннан Гөлфинә Шәрәфетдинова – “Зифа буй”,

Балтач районыннан Эльвина Шәймөхәммәтова – “Җитез читек”,

Чакмагыш районыннан Ирина Сәйфуллина – “Сандугач” номинацияләренә лаек булды.

Башкортстанның “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, аны Казан кунаклары кулыннан оешманың рәисе Рөстәм Гыйлметдинов кабул итеп алды. Үзенең чыгышында ул татар кызларына киләчәктә гүзәл ана, ышанычлы тормыш юлдашы булуларын теләде.

Бәйгенең төп иганәчесе Камил Алим улы Әбләзевны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Халисә Мөхәммәдиева, жюри рәисе, “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы башкарма комитеты рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*