tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Һиҗрәт”нең Төркиягә һиҗрәте
“Һиҗрәт”нең Төркиягә һиҗрәте

“Һиҗрәт”нең Төркиягә һиҗрәте

Бу көннәрдә язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Төркиядә булып кайтты. Ул Анталия һәм Искешәһәрдә милләттәшләребез, төрки кардәшләр белән очрашты, халыкка үзенең соңгы елларда басылып чыккан китапларын тәкъдим итте. Искешәһәрдә шундый очрашу татар мәдәният үзәгендә һәм “Төрек учаклары” дәрнәгендә булды. Шунысын да әйтергә кирәк, “Төрек учаклары” оешмасына нигезне әле 1911 елда ук безнең милләттәшебез Йосыф Акчура салган булган, ул Төркиянең һәр шәһәрендә бар. Моңа кадәр биредә Садри Максудиның оныгы, Бөтендөнья татар лигасы президенты профессор Гөнул Пултар һәм Зәки Вәлидинең балалары белән дә очрашу булган. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашуга да Искешәһәр университеты галимнәре, студентлар, төрек айдыннары, төрки халык вәкилләре, шулай ук Анкара һәм Анталиядән, Искешәһәр һәм Кониядән, Бөгередәлек һәм Госмания авылларыннан татарлар килгән иде.


Искешәһәрнең “Төрек учаклары” оешмасы рәисе, Османгази университеты профессоры, доктор Нәдим Үнәл Фәүзия Бәйрәмованы инде утыз ел белүен әйтте, аның милли-сәяси эшчәнлегенә зур бәя бирде. “Фәүзия ханым Садри Максуди, Гаяз Исхакыйлар кебек, милли сәясәтче, көрәшче дә, шул ук вакытта айдын бер инсан да, ул иллегә якын китап авторы, аларда бөтен төрки тарих чагыла”, диде ул. Искешәһәр татар мәдәният үзәге рәисе Фәрхәт Акташ, милли хәрәкәт аксакалы Вахит Ирдән, Кониядән Себер мөһаҗире Наҗи Идел, Анталиядән Фәнис Зыялы, Анкарадан Бүлүнт Левет һәм башкалар Фәүзия Бәйрәмованың иҗатына, бигрәк тә мөһаҗирләр турында язылган “Һиҗрәт” романына зур бәя бирделәр. Автор исә “Һиҗрәт” романына күчкәнче, данлы һәм фаҗигале татар тарихы турында, милләтебезнең бүгенге хәле хакында сөйләде. Аның сөйләгәннәре экранда борынгы тарихи күренешләр, йөз еллык фотолар белән баетылып барылды, соңыннан Бөгередәлек авылы турында видеосюжет күрсәтелде.

Билгеле булганча, “Һиҗрәт” романы моннан 110 ел элек дин-ислам хакына ерак Себердән Төркиягә һиҗрәт кылган татарлар турында. Фәүзия Бәйрәмова бу әсәре өстендә ун елга якын эшләвен, аңа материал туплау өчен күп тапкырлар Омски өлкәсендәге татар авылларында, Төркиянең себер татарлары күчеп урнашкан Бөгередәлек авылында һәм алар күпләп яшәгән Кония шәһәрендә булуын, Анкара, Германия, Себер архивларында эшләвен әйтте. Әсәрдә милли һәм дини әйдаманыбыз Габдрәшит Ибраһим образы алгы планга чыгарылган, ул үз халкының азатлыгы өчен көрәшүче, бөтен төрки-мөселманнарны, хәтта японнарны да бер байрак астына тупларга омтылучы бөек шәхес буларак тасвирланган. Очрашуда катнашучылар “Һиҗрәт” романын озакка сузмыйча төрек теленә тәрҗемә итәргә кирәклеген әйттеләр, чөнки анда татар мөһаҗирләренең Төркия азатлыгы өчен дистәләгән шәһитләр бирүе, илнең үсешенә зур өлеш кертүләре тасвирлана.


“Татарлар Төркиягә рәхәт тормыш эзләп килгән кешеләр түгел, ә дин-ислам хакына, иманны саклау өчен һиҗрәт кылган мөһаҗирләр, – диде автор. – Бу хәрәкәт элек тә булган, кызганычка каршы, бүген дә дәвам итә… Татарлар элек-электән төрекләргә дини һәм милли кардәш итеп караганнар, иң авыр вакытларда, аларга килеп сыенганнар, алар бирегә гыйлем, һөнәр һәм дога белән килгәннәр. Алар гомер буе туган ил, дип сагынып-сызланып яшәгәннәр… Татарның үз бәйсез дәүләте булса, алар мөһаҗирлектә каңгырып йөрмәсләр иде… Төркия бу татарларга килмешәк итеп карамасын, аларның кадерен белсен иде…”


Соңыннан Фәүзия Бәйрәмовага күп сораулар бирделәр, ул исә төрек һәм татар оешмаларына, милләттәшләребезгә үзенең “Күчем хан”, “Һиҗрәт”, “Гөләйза”, “Нух пәйгамбәр көймәсе”, “Ана”, “Татарская мать Чингиза Айтматова”, «Сибирская цивилизация» китапларын бүләк итте. Очрашуда Себер мөһаҗирләренең нәсел дәвамчылары, әсәрдә әби-бабалары һәм үзләре тасвирланган Фазыл Бохаралы, Наҗи Идел, шулай ук себер татарларына кадәр үк бирегә һиҗрәт кылган Госмания һәм Искешәһәр татарлары, аларга яңа килеп кушылган мөһаҗир милләттәшләребез дә бар иде. Һәрберсенең үз язмышы, һәрберсенең үз проблемалары, үз сораулары… Һәм алар белән бу татарлар милләттәшләре янына киләләр, чит җирләрдә бер-берләренә сыеналар. Искешәһәр татар мәдәният үзәгендә дәвам иткән очрашуда да Фәүзия Бәйрәмова татарларны бер-берләренә ярдәм итәргә чакырды, кайда яшәсәләр дә, кемлекләрен онтытмаска өндәде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Искешәһәрдә дә, Анталиядә дә милли тормыш яңа бер күтәрелеш кичереп ята. Искешәһәрдә яшәүче татарлар оешмасына Татарстан хөкүмәте ике катлы таш бина алып биргән, аның ачылышына Рөстәм Миңнеханов та килгән. Биредә мөһаҗирләр музее бар, анда милләтебезнең төрле чорларыннан бик бай экспонатлар тупланган. Төркиягә күптән түгел килгән милләттәшләребез элеккеге мөһаҗирләргә зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, Лилия Исмәгыйлева-Акташ быелдан Искешәр татар мәдәният үзәгендә ана телебезне укыта башлады, килгән халыкка милли гореф-гадәтләребезне аңлата. Каләмдәшебез Айзирәк Гәрәева-Акчура исә биредә яшәүче күренекле милләттәшләребез турында берсеннән-берсе бай эчтәлекле мәкаләләре белән сөендереп тора. Госмания авылында сабантуйларны исә һәр елны бергәләп уздыралар. Татарстаннан кем генә килсә дә, Искешәһәргә кагылып үтәргә тырыша, чөнки монда күрсәтер тарих һәм кешеләр бар.

Анталиядә дә милләттәшләребезнең яңа сулышы ачылды. Биредә дә сабантуйлар уздыру, Казаннан артистлар чакыртып, кичәләр оештыру гадәткә кереп бара. Милли тормыш Арча егете, адвокат Фәнис Зыялы һәм Түбән Кама шәһәреннән Халидә Әхмәтова, Казаннан Әлфия (Оксана) Назарова тирәсендә кайный. Шунысын да әйтергә кирәк, Фәнис Зыялы үзе дә шигырьләр яза, курайда өздереп уйный, тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә. Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” романын Фәнис Зыялы төрекчәгә тәрҗемә итте һәм ул 2016 елда Төркиядә китап булып басылып чыкты. Милләттәшебез Сәгыйть Хәйри исә Төркия телевидениесендә эшли, ул шушы барлык очрашуларны тарих өчен яздырып бара, радио һәм телевидение өчен татарча тапшырулар әзерли. Фәүзия Бәйрәмова белән булган очрашулар да тасмага язып барылды һәм Төркия телевидениесеннән зурлап күрсәтелде. Шулай ук илнең төньяк-көнчыгышында яшәп яткан милләттәшебез, Арча кызы, шагыйрә, Карс университеты пофессоры Чулпан Зарипова-Четин да бар төрки дөньяга татар данын тарата, татар әдәбиятын пропагандалый.

Фәүзия Бәйрәмова мондый очрашуларны башка татар язучылары белән дә оештырырга кирәклеген әйтте, бигрәк тә тарихи темага язган әсәрләр Төркиядә югары бәяләнә һәм аларга ихтыяҗ зур. Безнең милли сәясәтчеләребез, язучылар һәм тарихчылар хәзергә Истанбул яки Анкарадан ары узмыйлар, югыйсә, Анадула дала-тауларында да безнең татарларыбыз яшәп ята бит, һәм анда әле ачылмаган татар тарихы җәйрәп ята…

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*