tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Туган як шигърияте – 2020” конкурсына әзерләнүче студентларга осталык дәресләре бирделәр
Уфада “Туган як шигърияте – 2020” конкурсына әзерләнүче студентларга осталык дәресләре бирделәр

Уфада “Туган як шигърияте – 2020” конкурсына әзерләнүче студентларга осталык дәресләре бирделәр

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белән “Нур” театры арасындагы хезмәттәшлек дәвам итә. 17 һәм 18 мартта “Туган як шигърияте – 2020” конкурсына әзерләнүче студентларга осталык дәресләрен күрсәтү өчен кафедрага Башкортстан республикасының атказанган һәм халык, Татарстан республикасының атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина һәм Башкортстан республикасының атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов килде. Алар студентларга киңәшләр бирде, сәнгатьле уку алымнарын күрсәтте. Хезмәттәшлекнең уңышлы нәтиҗәсен бәйгедә күрергә язсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*