enrutat
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «Мишәр» фольклор-эстрада ансамбле
Фольклорно-эстрадный ансамбль «Мишар»
Фольклорно-эстрадный ансамбль «Мишар»

«Мишәр» фольклор-эстрада ансамбле

Чувашия Республикасының Комсомол районы, Урмай авылы

Оештыручы һәм продюсеры – Гибатдинов Фәрит Абдулла улы, Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

“Мишәр” ансамбле 1984 елда Урмай социаль-мәдәният үзәге каршында вокал-инструменталь ансамбль, фольклор һәм хореография коллективлары нигезендә оеша.  Ул вакытта ансамбльне оештыручы Фәрит Гибатдинов Урмай авылы мәдәният йорты директоры була. Хәзер Фәрит әфәнде Комсомол районындагы Балалар сәнгать мәктәбе директоры булып эшли.

Оешкан вакытта ансамбльгә өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, “Алга” колхозы, амбулатория хезмәткәрләре,  авыл яшьләре йөри. Эшли башлау белән алар Казанда уздырылган  Татар коллективларының бөтенрусия бәйгесендә катнашалар. Фольклор коллективы этнографларны, фәнни хезмәткәрләр һәм фольклорчыларны җирле мишәрләрнең үзенчәлекле бай мираслары, искиткеч чыгышлары белән таң калдыра. Аларның чыгышларын берничә тапкыр телевидениедән күрсәтәләр.

1987 елда Урмай авылы мәдәният йорты каршында сәнгать мәктәбенең татар фольклоры буенча филиалы ачыла. Иң көчле укучылар соңрак “Мишәр” ансамбле составына кертелә. Ул вакытка инде коллектив үз составын булдыра, репертуар туплый, сәхнә костюмнары тектерә, концерт аппаратурасы ала.

Бүгенге көндә ансамбльнең өч төркеме бар: өлкәннәр, урта яшьтәгеләр  һәм балалар төркемнәре. Ансамбль белән сәнгать җитәкчеләре Илдус һәм Гөлшат Шәйдуллиннар,  балетмейстер Татьяна Иванова җитәкчелек итә. Биюләрне кую белән иҗтимагый башлангычта Фәрит Гибатдинов шөгыльләнә, ул  алыштыргысыз продюсер да. Ансамбльнең репертуарын булдыру, имиджы өстендә тулы бер коллектив эшли: Наил Шәрипов(тавыш операторы һәм солист), Гөлнара Шәрипова(алып баручы һәм солист), Татьяна Иванова(балетмейстер), Андрей Автономов(аранжировкачы), Вагыйзә Гибатдинова(сәхнә костюмнары), Илдус Шәйдуллин(вокалчы, вокал әсәрләре яза), Динә Гибатдинова(директор, гастрольләр өчен җаваплы), Гөлшат Шәйдуллина(репертауар өчен җаваплы).

“Мишәр” ансамбле – «Родники Поволжья», «Цветы Чувашии»», «Живой родник», «Рамазан» фестивальләре, “Җиде йолдыз” Халыкара, Төркиянең “Фомгед” Халыкара этник сәнгать, “Идел белән Урал арасында” Бөтенрусия фестивальләре лауреаты,   “Алтын мәйдан – Эльбрус” Халыкара этник  сәнгать фестиваленең – беренче, “Түгәрәк уен” Бөтенрусия фольклор коллективлары фестиваленең икенче премия лауреаты.

Алар бик көп җирләрдә чыгыш ясыйлар. “Мишәр” ансамбле чыгышларын  Чувашиянең бөтен татар авыллары, Татарстанның Кайбыч һәм Буа районнарының татар авыллары,   Чебаксар, Казан, Ульяновск, Мәскәү, Мурманск, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Наро-Фоминск, Төмән, Тырныауз(Кабардино-Балкар Республикасы) һәм Әнкара(Төркия) шәһәрләре халкы тамаша кылды.

Ансамбль Чувашиянең Мәдәният, милләтләр эшләре, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты  белән тыгыз хезмәттәшлектә тора.

Коллектив мишәрләрнең биюләрен һәм җырларын өйрәнә. Хәзерге вакытта алар материаллары буенча  Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарына  “Урмай болыннарында” вокал-хореография композициясе кертелде. Алар ел саен Казаннан һәм Чебоксардан белгечләр чакырып халык биюләрен һәм җырларын өйрәнәләр.

“Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле – Чувашиядә “халык ансамбле” исемен алган бердәнбер татар ансамбле.