enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 273)

Рубрика: Мәдәният

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының «Идел йорт» фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...

Дәвам »

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде

Казанда Театр коллективларының Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган төбәкара “Идел йорт” фестивале төгәлләнде. 26 ноябрьдә жюри фестивальгә йомгак ясады һәм төп бүләккә лаек коллективны билгеләде. “Гран При”га Арча Мәдәният йортының халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим иткәннәр иде. “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштергән Бөгелмә халык театры (җитәкчесе Флюра Шәрипова) I дәрәҗә премиягә ...

Дәвам »

Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты

Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.

Дәвам »

«Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә

«Мәдәният дуслыгы аша халыклар дуслыгы» мәдәни- мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бәхет» татар мәдәни үзәге һәм Владмирдагы «Бәхет» шәрыкъ мәдәнияте иҗтимагый төбәк яшьләре оешмасы 29 ноябрьдан 1 декабрьга кадәр Владимир шәһәрендә IV нче өлкә «Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале уздыра. Оештыручылар үз алдына Владимир өлкәсендә татар телен, татар мәдәниятен саклауны һәм үстерүне, Владимир өлкәсенең Татарстан Республикасы, Казан шәһәре белән элемтәләрен ныгыту, владимирлыларны ...

Дәвам »

Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче

30 ноябрьдә Зөлфия Камалова һәм Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) Казандагы Актерлар йортында бергәләп концерт бирәчәкләр. Музыкантлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле тамаша булачак.

Дәвам »

Нәҗип Җиһанов музее Арчага бара

28 ноябрьдә композитор Нәҗип Җиһановның Казандагы музее Арчаның балалар музыка мәктәбендә күчмә чара үткәрә. Әлеге очрашу — «Музыка дөньясына безнең белән» циклыннан. Балалар композитор турында видеофильм караячаклар, аларга музей хакында сөйләячәкләр. Белешмә өчен: Нәҗип Җиһанов — татар совет композиторы. «Муса Җәлил», «Алтынчәч» опералары белән аеруча танылу алган иҗади шәхес.

Дәвам »