tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бабай утары”нда рәссамнар иҗади чара уздырды
“Бабай утары”нда рәссамнар иҗади чара уздырды

“Бабай утары”нда рәссамнар иҗади чара уздырды

6 июньнән 12 июньгә кадәр, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында һәм халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау максатыннан, Башкортстанның Туймазы районындагы “Бабай утары” этнография комплексы территориясендә беренче тапкыр «Ата-бабалар тарихы белән илһамланган» Бөтенроссия пленэры узды. Пленэрда Русиянең төрле төбәкләреннән рәссамнар катнашты: Мәскәү, Уфа, Бәләбәй, Зәй, Урыссу. Пленэрны оештыручылар буларак Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Русия татар авыллары ассоциациясе чыгыш ясады.

XVIII гасырдан алып безнең көннәргә кадәр татар авылының көнкүреше турында сөйләүче ачык һавадагы музей Башкортостан Республикасы территориясендә, Төмәнәк авылында бик матур урында урнашкан. Пленэрны оештыручыларның берсе – СССР, Россия, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Русия Акварелистлар берлеге әгъзасы Ибраһимов Камил Нәбиәхмәт улы: «Беренче пленэр – ел саен үткәрелә торган, сезонлы пленэрларның нигезе, оештыручыларга һәм шәхсән Фәнир Галимовка, пленэрны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, шәхсән үзем рәхмәт белдерәсем килә», – диде.

Пленэр картиналар күргәзмәсе һәм үзэшчәннәр концерты белән тәмамланды.

Рузил Имамов 

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*