tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта 25 июньдә булачак Сабантуй программасы билгеле
Санкт-Петербургта 25 июньдә булачак Сабантуй программасы билгеле

Санкт-Петербургта 25 июньдә булачак Сабантуй программасы билгеле

25 июнь көнне Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы янында Сабан туе бәйрәме узачак. Бәйрәмдә татар фольклор авылы күренеше, бауда йөрүчеләр тамашасы көтелә.

Сабан туенда катыктан тәңкә эзләү, колгага менү, чүлмәк вату, гер күтәрү һәм таш күчерү, капчык бәреше кебек традицион милли конкурслар оештырылачак.

Шулай ук өч сәхнәдә Татарстан, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе коллективлары катнашында концерт программасы күрсәтеләчәк.

Милли билбаулы көрәш, спорт ярышлары үтәчәк, татар һәм башкорт милли ашларыннан авыз итү, декоратив-гамәли сәнгать һәм милли һөнәрләр ярминкәсе мәйданнары эшләячәк.

Беренче тапкыр Санкт-Петербургта шәһәр Сабан туе 1913 елда Юсупов бакчасында үткәрелә. Сабантуй даими бәйрәм буларак Бөек Ватан сугышына кадәр 1932 елдан бирле үткәрелә. 1956 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Сабантуй Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы янында уза.

Бәйрәмне Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе Санкт-Петербург шәһәре, Ленинград өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, зур фирмалар һәм предприятиеләр, мәдәният эшлеклеләре һәм иҗат интеллигенциясенең  ярдәме белән оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*