tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстанда традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыруга багышланган брифингта катнашты
Данис Шакиров Татарстанда традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыруга багышланган брифингта катнашты

Данис Шакиров Татарстанда традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыруга багышланган брифингта катнашты

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында “2022 елда Татарстан Республикасында Традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыру”га багышланган брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнаштылар.

Үз чыгышында Данис Шакиров милли бәйрәмебез Сабантуй буенча мәгълүмат бирде. “Җәй айларында уза торган Сабантуй бәйрәменә әзерлек ел дәвамында бара. Без Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән берлектә “Сабантуй уздыру методикасы курслары” оештырабыз. Быел Татарстанның авыл-шәһәрләре, районнарыннан тыш, Россиянең 58 төбәгендә һәм 35 чит илдә милли бәйрәмебез узачак”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.

Шулай ук Данис Шакиров Бөтендөнья татар  конгрессы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән әлеге Сабантуйларның барысына да иҗат коллективлары, артистлар җибәрелүе, мәдәни программа өчен җаваплы булган Татарстанның төрле муниципаль районнары беркетелүе турында ассызыклады.

Чыгышы ахырында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе 17-18 июньдә Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабантуй, 24-25 июнь көннәрендә Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында Ысыах һәм Сабантуй бәйрәмнәре, 26 июнь көнне Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе, 1-2 июль көннәрендә Мордовиянең Аксюн авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кебек масштаблы чаралар узачагы турында әйтте һәм Сабантуйлар уздыру тулы бер зур хәрәкәткә әверелүе турында искәртеп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*