tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Истәлек өчен» концерт-спектакле була
Татар китабы йортында «Истәлек өчен» концерт-спектакле була

Татар китабы йортында «Истәлек өчен» концерт-спектакле була

16 июньдә Татар китабы йортында «Истәлек өчен» дип исемләнгән концерт-спектакль була.

«Истәлек өчен» тамашасы – хисләргә бай, саф мәхәббәт тулы шигърият, лирик җырлар, якты истәлекләр кушылмасы, диелә Татар китабы йорты хәбәрендә.

«Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә.

«Истәлек өчен» тамашасының жанры – концерт-спектакль. Сәхнә тамашалары арасыннан соңгы вакытта әлеге жанрга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк, ди оештыручылар.

Тамашаның поэтик-драматик тукымасын классик һәм яшь татар шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, тормыш, яшәеш турындагы шигырьләре тәшкил итә. Концерт программасында – шул ук темага кагылышлы халык һәм ретро-җырлар бар, диелә хәбәрдә.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*