tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестивале узды
Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестивале узды

Киров өлкәсендә “Уйнагыз гармуннар” фестивале узды

16 февральдә Киров өлкәсе Сосновка шәһәренең “Судостроитель” мәдәният сараенда “Уйнагыз гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова катнашты. Чараны топ оештыручылар Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт ижтимагый оешмасы җитәкчесе Рауф Хәлим улы Фәсхетдинов , “Судостроитель” мәдәният йорты директоры Перминов Евгений Леонидович, Киров өлкәсе хөкүмәте,  Нократ Аланы  муниципаль район җитәкчесе Чернов Андрей Юрьевич, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Чарада 150 дан артык гармунчы, баянчы, биюче, жырлар катнашты.  Иң яшь катнашучыга  9 яшь, иң олы яшьтәге гармунчыга 78 яшь иде. Чараның кунаклары “Аксу” продюсер оешмасы җитәкчесе,  композитор Рөстам Сарваров,  жырчы Базарбай Бикчантаев булды. Чарада  катнашучыин яшь баянчыга 9 яшь , ин олы яшьтәге гармунчыга 78 яшь иде.

Фестивальнең максатлары:

  • Милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм татар мәдәниятен саклап калу. Милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм киң җәмәгатьчелеккә милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу кирәклеген аңлату;
  • татарларның милли, мәдәни традицияләрен үстерүгә һәм пропагандалауга ярдәм итү, үзенчәлекле милли әдәби, музыкаль, хореография сәнгатен популярлаштыру;
  • яңа исемнәрне ачыклау һәм талантлы һәм үзенчәлекле музыкаль талантларга ярдәм итү;
  • татар рухын торгызу, татар халык музыкасының мәдәни һәм тарихи мирасының борынгы милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү, җыр, биюне саклау һәм үстерү;
  • татар халык иҗаты милли традицияләренә балалар, яшьләр һәм олылар арасында кызыксыну формалаштыру;
  • халык иҗатын үстерү, халыкны төрле социаль төркемнәргә җәлеп итү;
  • патриотизм, Ватанга мәхәббәтне халык музыка иҗаты аша тәрбияләү;
  • эстетик тәрбиядә музыкаль, инструменталь фольклор ролен көчәйтү;
  • халык уен кораллары төрлелеген популярлаштыру.

Бәйгедә барлык теләк белдерүчеләр катнаша алды. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*