tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кышкы очрашулар»
«Кышкы очрашулар»

«Кышкы очрашулар»

   Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә озакка сузылган кышкы ял вакытларында Ульяновск өлкәсенең  татар мәдәният үзәге ишекләре бер генә көнгә дә ябылып тормады. Анда көн саен диярлек  һәртөрле кызыклы очрашулар,  әдәби-музыкаль кичәләр узды, күргәзмәләр ачылды.   Сембер татарларының кышкы ял көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп оештыру планы ноябрь аенда ук инде төбәкнең татар автономиясе президумында тикшерелә  һәм кабул ителә. Шуңа күрә дә шәһәр халкы андый чаралар хакында алдан ук белә һәм зал тутырып тамаша кылырга килә.  

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары исә якташлары, җырчы һәм язучы Фирдәүсә Фәткуллова-Ягер белән очрашуга җыелдылар. Фирдәүсә 20 елга якын Америкада гомер итә. Шунда кияүгә чыгып,гаилә кора, үз эшен ачып җибәрә.    Фирдәүсә яшәгән Канзас-Сити шәһәрендә татарлар аз булса да, элеккеге СССРдан килгән кешеләр бик күп яши. Шуңа күрә алар ”Русский дом Канзас Сити” иҗтимагый оешмасына берләшеп рус телендә аралашучы төрле милләт вәкилләрен бергә туплыйлар. “Без барыбыз да рус телендә аралашуыбыз буенча берләшәбез, шуңа күрә беркемне дә читкә сукмыйбыз. Бервакыт миңа,  Канзас Ситида кемдер славян мәдәниятенә генә игътибар итәргә кушты. Ләкин мин каршы төштем- “Ни өчен славян халыкларын гына дидем, шуның  өстенә мин үзем дә татар кызы”- дидем.  Кем Россиядән килеп Америкада русча сөйләшә, аларның барысын да үз оешмабызда күрсәтергә кирәк дип тәкъдим иттем”, ди Фирдәүсә Фәткулова-Ягер. Фирдәүсә кичләрен шигырьләр язарга ярата. Күптән түгел генә ул үзенең беренче китабын  нәшер иткән, җырлары язылган диск та чыгарган. Читтән торып Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала.

Киләчәктә Фирдәүсә татар балаларына үзара аралашу өчен  ана теле өйрәнү курсларын ачу турында хыяллана. Ак калфаклылар якташларына татар телен   өйрәнү дәреслекләрен дә бүләк итте.   Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, Сембер кызы да Россияне, Ульянны сагынып яши.

Көннең икенче яртысында исә семберлеләрне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннары белән музыкаль очрашу көтә иде. Бүген Казаннан кунакка халкыбызның даныклы сәхнә осталары, чын мәгънәсендә халык артистлары Римма Ибраһимова, Фердинад Сәлахов, Лена Бичарина, Хәйдәр Сафин һәм башкалар килгән.

    “Кышкы моңнар” дип аталган  чара уздыруны Татарстан филармониясе белән Ульяновск татар мәдәният үзәге моннан өч ел элек башлап  җибәргәннәр иде. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге кичтә сәхнә ветераннары тагын бер кат осталыклары белән сокландырса, яшьләр исә семберлеләр алдында имтихан тотты.  Һәр нәрсәдән канәгать булырга өйрәнгән сембер тамашачысы Казан кунакларының һәрберсен дә җылы кабул итеп, алкышларын гына түгел, чәчәк, бүләкләрен дә кызганмады.

Тамаша тәмамланганнан соң, Казан кунаклары Сембер “Ак калфагы” кызлары белән очрашып, чәй өстәле артында бүгенге татар сәнгате, әдәбияты һәм татар теле хакында да  фикер алыштылар.

 

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*