tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада хатын-кызларның телне саклаудагы роле турында сөйләштеләр
Пензада хатын-кызларның телне саклаудагы роле турында сөйләштеләр

Пензада хатын-кызларның телне саклаудагы роле турында сөйләштеләр

Соңгы елларда Пенза өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы татар милләтен үстерү, яшьләрдә милли үзаң формалаштыру, гореф–гадәтләрне, телне саклап калу юнәлешендә үткәргән шактый күп кенә чаралары белән күңелләрне яулап алды. Шундый чараларның берсе “Хатын-кызларның телне саклаудагы роле” темасына багышланган конференция март аеның соңгы шимбәсендә Каменкадан ерак булмаган, табигатьнең матур урынында- “Белая гора” дигән ял итү базасында үткәрелде.

Безне “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзәларының берсе – бу базаның хуҗабикәсе Сафура ханым Абдрашитова якты йөзе, сыйлы табыны, пәрәмәчләре, чәйләре белән каршы алды. Сөйләшү өчен бүген заманда иң актуаль тема алынганлыгы, кырык эшләрен кырык якка ташлап, туган телебезгә битараф булмаган эшмәкәр Абдрашитов Тагир Равил улының, дин әһеле Нурулла хәзрәтнең, татар мөхтәриятенең җирле җитәкчесе Девликамов Рәшит Хәкимҗан улының, алты авылдан килгән “Ак калфак” әгъзәларының җыелуы, эшлекле фикер алышуларыннан сизелеп тора иде.

Мин үземнең чыгышымны халкыбызның “Алтыда кергән алтмышта да чыкмас” мәкаленә, эш тәҗрибәмә таянып, балаларны кече яшьтән әниләр, әбиләр, тәрбиячеләр, укытучылар бергә-бергә төрле юллар белән, туган телне яратырга өйрәтергә, аның аркылы гадәт-йолаларыбызны сакларга, бу юнәлешләрдә бүгенге заман чыгарган проблемаларга тукталдым. Фикер алышуга район җитәкчесе С.Ю.Юркинның, Пензадан тарих фәннәре кандидаты, фольклорчы А.А.Тархованың, “Опора России” хатын-кыз эшмәкләренең иҗтимагый оешма җитәкчеләренең берсе Шатунова М.Вның кушылып китүе, татар халкына булган хөрмәтен, ихтирамнарын күрсәтте.

Балаларны милли рухта тәрбияләү серләре белән Решетино авылыннан килгән хөрмәтле ветеран укытучы Тенишева Ф.К., Кутеевка авылыннан Бибәкова Сафия, Кобылкин авылы башлангыч сыйныф укытучысы Тинчурина А.А., Ятмис мәдәният йорты хезмәткәрләре Канеева Н.Ю. һәм Шамрутова А.И. уртаклашты.

Йомгаклау чыгышында “Ак калфак”ның рәисе Васильева Эльмира оешманың соңгы елларда эш юнәлешләре, нәтиҗәләре белән таныштырды, планнары- хыяллары белән уртаклашты .

Минемчә, бу очрашу беркем өчен дә эзсез үтмәде. Очрашуга җыелган активист хатын-кызларыбыз халкыбызның милли йөзен саклау, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруны төп бурыч итеп санап, шул юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкләр.

“Ак калфак” башлаган изге эшләре дәвамлы булсын!

Равиля Фәрит кызы Баткаева

Кикино авылы татар теле укытучысы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*