tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның булдыклы татар хатын-кызлары «Сабан туе күрке – чиккән сөлгем» бәйгесенә кушылды
Ульяновскиның булдыклы татар хатын-кызлары «Сабан туе күрке – чиккән сөлгем» бәйгесенә кушылды

Ульяновскиның булдыклы татар хатын-кызлары «Сабан туе күрке – чиккән сөлгем» бәйгесенә кушылды

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова төрле төбәкләрдә яшәүче гүзәл затларны җәй башында сөлге чигәргә өндәгән иде.

Билгеле булганча, әлеге бәйгедә җиңгән, ягъни иң яхшысы дип танылган кул эшләре «Сабан туе күрке – чиккән сөлгем» күргәзмәсендә урын алачак.

Ульяновск өлкәсенең тырыш, булдыклы татар хатын-кызлары да шушы конкурска бик теләп кушылды. Төбәкнең иң актив «Ак калфак»лылары җиң сызганып эшкә керештеләр hәм күз явын алырлык матур, күпләр сокланырлык милли бизәкле чигүле сөлгеләрен мәркәзебез Казанга юллый башлады.

– Әбиләребез hәм әниләребездән рухи мирас буларак күчкән күркәм милли йолаларны искә төшерү hәм аларның чигү үрнәкләрен үсеп килүче буынга күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Оешмабызның актив хатын-кызлары, аеруча да Новоульяновск, Инза шәhәрләрендә, Мәләкәс hәм Чардаклы районнарында яшәүче гүзәл затларыбыз конкурска беренчеләрдән кушылдылар hәм зәвыклы итеп эшләнгән чигүле сөлгеләре белән сөендерделәр. Аларга hәммәсенә дә рәхмәт сүзләре юллыйм,– ди Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*