tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнкарәдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган симпозиум үтте
Әнкарәдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган симпозиум үтте

Әнкарәдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган симпозиум үтте

Әнкарәдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган симпозиум үтте. Аны ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы Казан федераль университеты белән бергә оештырган иде.

ТӨРКСОЙның штаб-фатирында узган симпозиум Каюм Насыйри – үзеннән соң бик күп иҗади мирас калдырган педагог, этнограф, тарихчының тормыш юлын һәм фәнни эшчәнлеген өйрәнүче галимнәре җыйган.

Симпозиумда катнашучылар адресына ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләү телеграммасы юллаган. Анда, аерым алганда, татар галиме мирасының милли мәдәният һәм мәгърифәт өчен үтми торган әһәмияте турында әйтелгән.

ТӨРКСОЙның генераль секретаре урынбасары профессор Фырат Пурташ катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, ТӨРКСОЙның танылган татар мәгърифәтчесенең юбилеен юкка гына билгеләп үтмәвен белдерде. Галимнең халкына хезмәт итүе, аның тел һәм мәдәниятне пропагандалавы, шулай ук Каюм Насыйриның бөтен тормышы һәм фәнни иҗаты мәдәниара диалог, тарихи бергә яшәгән милләтләрне мәдәниятләрен баетуга керткән өлеш үрнәге булып тора.

КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Казан федераль университеты исеменнән ТӨРКСОЙ генераль секртариатына татар мәгърифәтчесенең фәнни эшчәнлеге турында халыкара төрки мәдәният оешмасы трибунасыннан искә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан һәм Төркия галимнәре үз докладларында Каюм Насыйриның  фәнни, мәгърифәтчелек һәм наширлык эшчәнлегенең төрле аспектларына тукталды, галим биографиясендәге аз мәгълүм фактлар турында бәян итте. Симпозиумда КФУ профессорлары һәм укытучылары Р.Җамалетдинов, Ә.Юсупова, Т.Гыйләҗев, Г.Җамалетдинова, Р.Хөснетдинов (Каюм Насыйри институты, КФУ), профессор Исмет Бинер (Истанбул университеты, Евразия институты), доцент Исмаил Тюркоглу (Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты, Истанбул), Метин Демирджи (Сютчу Имам университеты, Каранмарашх) катнашты. Фәнни докладлар белгечләрдә, студентларда, ММЧ вәкилләредә зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итә ТӨРКСОЙ матбугат хезмәте.

13-15 май көннәрендә Истанбул һәм Әнкарәдә Казан федераль университеты галимнәре Төркия югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында 2014 елда КФУ структурасында Татарстан хөкүмәте ярдәме белән төзелгән Каюм Насыйри институтын тәкъдим итү чарасы булды.

Мәскәү һәм Астанада үз филиалларын ачкан Каюм Насыйри институты Төркия университетларының берсендә Каюм Насыйри үзәген ачарга ниятли. Аның базасында татар теленә һәм мәдәниятенә өйрәтәчәкләр.

mincult.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*