tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды
“Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды

“Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды

21 апрельдә “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә 722 иҗади эш белән 715 яшь язучы катнашты. Алар арасында шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре бар. Бәйгене оештыручылар булып ТР мәгариф һәм фән министырлыгы, ТР язучылар берлеге, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты торды.

Яшь язучыларны иртә белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Катнашучыларны галимнәр, танылган шагыйрь- язучылар каршы алды. Бәйгенең бу өлеше матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Икенче өлешендә катнашучылар өчен атаклы язучылар әдәби остаханә уздырдылар. Алар тарафыннан укучыларга төрле киңәшләр бирелде, иҗатка кагылган сорауларга җаваплар табылды. Аннан соң бәйгечеләрне Казан кирмәне буйлап бик кызыклы экскурсия көтте.

Йомгаклау тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Әлеге өлешне ТР Премьер- министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Халык аның теле, әдәбияты, сәнгате яшәсә генә яши. Без чишмәләрнең саекмавын көтәбез, шуңа күрә бу чараны республика күләмендә елдан – ел югары дәрәҗәдә үткәрергә дип планлаштырабыз. Сезгә иҗат итү өчен шартлар тудырабыз. Алга таба тагын да зур залларны тутырып уздырырга язсын иде”, – дип башлап җибәрде.

“Талантларны вакытында үстерергә кирәк. Без яшьлекне язга тиңлибез. Нәкъ шушы чорда күңелләрдә иҗат дәрте уяна. Дөньяга аваз салган һәр кешенең сәләте була. Шуны күрә белергә кирәк”,- диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Бу өлкәдәге белгечләрене Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әзерлиләр. Биредә моның өчен мөмкинлекләр бик күп.

Һәр номинация буенча зурлар һәм кечеләр аерым тәбрикләнде. Драматургия буенча 10 кеше генә катнашкан. Бу инде драма әсәрләрен язуының ни дәрәҗәдә авыр булуын сөйли. Шуңа күрә дә бу номинациядә беренче дәрәҗәле дипломга лаек язучы табылмады.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстереү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны тану, аларның осталыкларын үстерү максатыннан оештырылган “Илһам” яшь язучылар бәйгесе ел саен узачак. Әлбәттә, барлык бәйгедә катнашучылар иҗат кешеләре булмас. Ләкин кем генә булсалар да, кайда гына эшләсәләр дә, һәркайсысы милләт җанлы булып калсыннар иде.

Гөлназ Сәлимова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*