tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында очрашу: бер күрешү – бер гомер
Татар конгрессында очрашу: бер күрешү – бер гомер

Татар конгрессында очрашу: бер күрешү – бер гомер

30 июньдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Татарстанга өч көнлек экскурсиягә килгән Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары килде. Биредә кунаклар татар конгрессы җитәкчелеге белән очраштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров оешманың эшчәнлеге белән таныштырып китте, милли мәгарифкә һөҗүм дәвам иткәнен искәртеп, урыннарда булган пробламалар, кыенлыклар турында, Татарстан ягыннан нинди ярдәм кирәклеге хакында сорашты.

“Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы, мәгариф ветераны Флүсә Сөләйман кызы Назаргулова шушындый сәяхәт оештыручыларга, Казанда кадерле кунак итеп каршы алучыларга зур рәхмәтен белдерде, татар конгрессына килүебез үзе бер зур куаныч диде.

Нефтекама районы Әмҗә станциясе яшәүче Рафидә Галимьянова 34 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Төрле вакыт булды, ләкин әле дә бирешмибез, мактанырлык эшләребез дә бар дип, ирешелгән уңышлары турында әйтеп китте.

Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылындагы лицейда 40 ел инде татар теле укыткан Җәмилә Хөрмәтуллина дәреслекләр мәсьәләсен күтәрде. Дәреслекләр төзүчеләр урыннардагы практик укытучылар белән киңәшсеннәр иде дигән теләген белдерде.

Башкорт дәүләт университтетының Бирскидагы филиалы доценты Динә Хәйруллина үзенең культурологик проектлары хакында сөйләде.

Бакалы районы Камышлытамак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәридә Яппарова шулай ук бу якскурсияне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Сәяхәтне төп оештыручысы “Хәзинә тур” туристистик оешма җитәкчесе Комил Сераҗетдинов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев үз фикерләре белән бүлештеләр.

Кунак укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исменнән китаплар һәм татар теле таблицалары дигән методик кулланма бүләк ителде.

Очрашуның икенче яртысы шигърият дөньясына чумдырды. Үзләре дә Башкортстан җирлегендә туып үскән шагыйрьләр Резеда Вәлиева, Галимҗан Гыйльманов, Асия Юнысова үз шигырьләрен укыдылар.

Билгеле булганча, 2015 елның 28 июнь-1июль көннәрендә Россиядә игълан ителгән әдәбият елы уңае белән Башкортстан татарлары конгрессы, “Сәхипҗамал” хатын-кызлар оешмасы һәм “Хазинатур” компаниясе Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары өчен Уфа-Болгар-Казан юнәлеше буенча экскурсия әзерләде. Экскурсиядә 60 кеше катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*