tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башларга ниятлиләр
Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башларга ниятлиләр

Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башларга ниятлиләр

Томск дәүләт университетында татар теле юнәлеше буенча укыта башлау турында уйланалар. Бу хакта филология фәннәре докторы, Томск дәүләт университетының инглиз филологиясе кафедрасы профессоры Ольга Нагель әйтте. Аның сүзләренчә, Томск университетында төрле телләр укытыла, әмма төрки телләр төркеменә караганнардан – бары тик төрек теле генә үзләштерелә.

Башкалабызга тәҗрибә уртаклашу максаты белән килгән галимнәр төркеме кичә Бөтендөнья татар конгрессында булып китте. Бирегә Казан дәүләт университетының тел белгечләре, Фәннәр академиясе галимнәре дә чакырылган иде.

  • Без диалогка ачык. Шуңа да университетыбызда татар теле юнәлеше буенча укыта башлау мөмкинлеген карарга да әзербез. Әлбәттә, моның өчен безгә Татарстан ярдәме кирәк. Чөнки без үзебез хезмәткәрләрне туплый алмыйбыз, безгә бу юнәлешне күтәрергә булыша алырдай белгечләр кирәк. Бу бакалавриат дәрәҗәсендә укыту да, магистратура дәрәҗәсендә укыту да булырга мөмкин. Әлегә бездә татар теленә укыту иң күп дигәндә урта белем алу дәрәҗәсендә туктала, – дип белдерде Ольга Нагель.

Казан дәүләт университеты вәкилләре Томсктан килгән коллегаларына теләктәшлек итәргә әзерлеген белдерделәр. Алар сүзләренчә, үзара багланышларны җайлау өчен хезмәттәшлек турында килешү дә төзергә мөмкин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*