tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган мәдәният әһелләренең каберләрен тәртипкә кертәчәкләр
Танылган мәдәният әһелләренең каберләрен тәртипкә кертәчәкләр

Танылган мәдәният әһелләренең каберләрен тәртипкә кертәчәкләр

22 августта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында мәдәният эшлеклеләре — күренекле музыка тәнкыйтьчесе Николай Кашкин һәм татар теарына нигез салучыларның берсе – драматург Габдулла Кариев каберлекләрен төзекләндерү эшләре башланды.

Җирләү урыннары мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән һәм дәүләт сагында тора.

Музыка белгече Н.Д. Кашкин Арча зиратында моннан нәкъ 100 ел элек (1839-1920 еллар) җирләнгән була.

Н. Д. Кашкин кабере 1974 елда РСФСР Министрлар Советы карары нигезендә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусына ия була.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты контролендә, Н.Д. Кашкин каберендә реставрация эшләре башкарылачак, куаклардан һәм агач тамырларыннан чистартылачак, шулай ук аны буяу эшләре башкарылачак.

Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр шулай ук Габдулла Кариев каберендә дә оештырылды.

Габдулла Кариев күмелгән урында коймаларны ремонтлау һәм буяу, шулай ук территорияне җыештыру эшләре башкарылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*