tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулының иң өлкән татар теле укытучысы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Баулының иң өлкән татар теле укытучысы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Баулының иң өлкән татар теле укытучысы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген ТАССРның яшьтәше, Баулы районының иң өлкән мөгаллимәсе Кәбирә Шагали кызы Мәрдәнова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Кәбирә апа хәзерге Бөгелмә районының Димтамак авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, педагогия училищесында белем ала. Яшь укытучы хезмәт юлын Каразирек авылында башлый, шунда булачак тормыш иптәше Шаһинур Шәймөхәммәт улын очрата.

Кәбирә апа 32 елдан артык татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ул гомер буе китаптан аерылмый, бүгенге көнгә кадәр газеталар да укый, кызы Дилбәр Шаһинуровна аның өчен махсус «Сөембикә» журналы алдыра. Күрәсең, аның гаҗәеп шәп хәтерле, зиһенле булуының сере шундадыр.

Кәбирә апа тормыш иптәше Шаһинур Мәрдәнов белән лаеклы биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Шаһинур абый һәм уллары, танылган рәссам Булат Мәрдәнов инде шактый еллар элек вафат булганнар.

Бүген Кәбирә апа кызы Дилбәр гаиләсендә кадер-хөрмәттә, 10 оныгы һәм 16 оныкчыгына сөенеп яши.

Ветеран кунакларын – район башлыгы Рамил Гатиятуллинны, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Хөснуллинны, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярованы шатланып каршы алды, аларга үзенең матур теләкләрен, хәер-фатыйхасын җиткерде.

Район башлыгы Кәбирә апага ил Президентының котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*