tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына, татар балалары белем алган мәктәп коллективларына, ата-аналарга мөрәҗәгате
Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына, татар балалары белем алган мәктәп коллективларына, ата-аналарга мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына, татар балалары белем алган мәктәп коллективларына, ата-аналарга мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, түбәндәгеләрне җиткерә.

Россия Федерациясе төбәкләренең татар яисә этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә туган телләрдә белем алу, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү Россия Федерациясе хокукый норматив документлары нигезендә алып барыла.

Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсе 3 нче пункты буенча Россия Федерациясе барлык халыкларына туган телләрен саклауга, аларны өйрәнүгә һәм үстерүгә шартлар тудыруга гарантия бирә. “Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы федераль законның 14 нче маддәсе 4 нче пункты нигезендә Россия Федерациясе гражданнары үз телләрендә белем һәм тәрбия  алуга, шулай ук үз телләрен өйрәнүгә хокуклы.  Әлеге хокуклар төбәкләрдә туган телдә мәктәпләр, класслар, группалар ачу һәм аларга эшләү өчен шартлар тудыру белән тормышка ашырыла. Туган телдә белем алу һәм аларны өйрәнү уку оешмаларының уставында, локаль норматив актларында билгеләнелә.

Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына туган телне өйрәнү аерым предмет өлкәсе булып керә, стандартларда туган телдән һәм әдәбияттан белемгә таләпләр куелган. Россия Федерациясе мәктәпләре өчен үрнәк программаларда туган телләрне өйрәнү өчен махсус укыту планнары тәкъдим ителгән. Аларда туган телләрне өйрәнү һәр укучыга мәҗбүри булган уку планының төп өлешендә каралган.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән берлектә Россия халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшчәнлеген алып бара. Татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча үрнәк эш программалары федераль реестрга кертелде. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелде һәм бу дәреслекләр Россия Федерациясе мәктәпләрендә куллануга хокуклы.

Димәк, татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен мөмкинлекләр тудырылган  һәм ул ана теле буларак Россия Федерациясе мәктәпләрендә укыту планының мәҗбүри өлешендә укытыла.

Телләрне саклау, үстерү, аны яшь буынга җиткерү  – барыбызның да төп бурычы һәм уртак эше.

Один комментарий

  1. к. динар

    “татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелде” – бу артык күп түгелме? ә татар телендәге фән дәреслекләре берәү дә әйтелмәгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*