enrutat
Баш бит / Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат белән Флюра…
Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат белән Флюра…

Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат белән Флюра…

– Алтынчы дистәне ваклап килгәндә тормышны өр- яңа­дан башладык, – ди Мамадыш районының Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат абый белән Флюра апа. – Кашыкка кадәр яңадан сатып алдык бит!

Бу сүзләрне алар үкенеп түгел, сөенеп әйтә. Гомер буе Кытайда яшәп, әби-бабала­рының кендек каны тамган­ җирләргә килеп урнашу аларны ифрат бәхетле иткән. “Монда рәхәтләнеп татарча сөй­ләшергә, туйганчы милли көй­ләребезне   тыңларга була”, – ди алар.

“Ун минутта өйле булдык!”

Ришат абый Йосыпов һәм Флюра апа Моратова гаиләсе (Кытайда язылышканнан соң һәркем үз фамилиясендә кала икән – авт.) Дусай авылына үткән җәйдә килеп урнашалар. Төпләнгәннәренә әле берничә ай гына узса да, тормышлары хәйран гына тү­гәрәкләнеп килә. Авыл уртасыннан дүртпочмаклы агач йорт сатып алганнар, хәзер шуны рәткә китереп бетереп баралар.

– Бу йортта озак еллар беркем дә яшәмәгән, уты да, суы да, газы да кермәгән иде, – ди Флюра апа. – Килүгә шул эшләрне башкарырга туры килде. Хәзергә кадәр шул мәшәкатьләр белән йөрибез әле.

Гомер буе шәһәр җирендә торып, авыл тормышы белән яши башлау Ришат абыйны бик күп һөнәрләргә өйрәтә. Хәзер инде ул торбалар суза, радиаторлар урнаштыра, тү­шәм-сайгаклар да җәя белә. Ишегалларын, капка төбен ялт итеп кую да көндәлек гадәткә кергән. Бу гадәтенә күрше-тирә бик аптыраган башта. “Нигә дип көн саен капка төбен себерәсең?” – дип теңкәсен корытканнар. “Соң, урамдагы бөтен пычрак аякка ияреп өйгә керсенмени? Чис­тадан йөрү үзе рәхәт бит!” – дигән җавабы тәэсир иткән­дерме, әллә шапшак булып кү­ренүдән читенсенепме, хәзер күрше-тирә дә көн саен капка төбе себерергә чыга башлаган.

Авыл җиренә килеп урна­шуның үз тарихы да бар.

– Татарстанга беренче мәр­­тәбә генә килүебез түгел, – ди Ришат абый. – Бу якларга безне балалар китерде. Чит ил студентларына монда килеп уку юллары ачылгач, олы кызым Руфияне бирегә күче­рергә уйладым. Ул Кытайдагы күренекле бер университетта телевидение алып баручысына укый иде. Икенче курсны тәмамлауга, Казанга күчердем. Хәзер социолог белгечлеген үзләштерә. Кечебез Раидә ул чакта гимназияне генә тәмам­лаган иде. Ул да апасыннан калышмады. Монда журналис­тика факультетына укырга керде. Кызлар янына кунакка килеп йөри-йөри, Татарстанга гашыйк булдык та, монда калырга уйладык.

Дусайга исә Ришат абыйны “безнең авылны да бер күреп кил әле” дип, Казанда танышкан Рөстәм исемле дусты алып кайта. “Мондагы табигать, тынычлык әсир итте мине”, – ди ул. Аннан авылны күрсәтергә дип тормыш иптәшен дә алып килә. Язмыштырмы, очраклылык кынамы икән, Флюра апа­ның әби-бабалары да тумышлары белән Дусай авылыннан булулары ачыкланган.

– Туганнарыбызның берсе 1887 елда Кытайга сәүдә белән чыгып киткән була. Кәсебе мантып киткәч, 1917 – 1918 елларда монда кайтып, барлык туганнарын үзе белән ияртеп алып китә. Ул чагында минем әтигә 2-3 яшьләр чамасы булган, – дип, Флюра апа әни­лә­реннән ишетеп белгән тарихны сөйләп алды. – Монда төп­ләнүебезгә шул да сәбәп булды. Өй сатылу турында ишет­кәч, аны килеп карадык та, ун минут эчендә сатып та алдык!

Кызганыч, авылда Флюра апаның әтисе туган төп нигезне белүче калмаган. “Яшьлегебез белән без дә әби-бабайдан сорап кала алмаганбыз. Өй­ләре кай тирәдә булды икән, туганнары калдымы икән дип белешәсе булган да бит… Кем белә, бәлки шушы ук авылда туган тиешлеләребез бардыр”, – дип уфтана хуҗабикә. Шулай да кемнәрен дә булса табарга өметләре юк түгел. Җиде буын әби-бабаларының исемлеге бар кулларында. “Эз­ләп карыйсы булыр. Тик әлегә төп эшләребезне бетер­мичә аңа алынып булмас, – ди. – Иртә торабыз, кич ятабыз. Әле Мамадышка чыгып ки­тәбез, әле Казанга чабабыз. Документ эшләре сездә бии-иик авыр икән! Кытайда исә бу җәһәттән эшләр катлаулы тү­гел. Кәгазьләрнең кай­бер­ләрен хәтта өйгә килеп эшләп бетереп китәләр”, – ди.

“Сездә бар да башкача”

Ришат абыйның да, Флюра апаның да  сездә болай икән, сездә тегеләй икән, ише шаккатулары күп булган. Мондагы “тәртипләр” белән алар килеп урнашуга ук танышырга мәҗ­бүр булган.

Әйтик, кибетләрдә са­ту­чы­ларның дорфалыгына ис­ләре киткән аларның. “Без­дә сатып алучының бер алдына, бер артына төшәләр. Әйбернең бәя­сен дә сатулашмыйча, килешеп алырга була. Монда исә кибеткә кер­гән кешегә күтә­релеп тә карамыйлар. Ташлама яса­массыңмы икән дип сора­саң, аты-юлы белән сүгенеп җибәрәләр. Шундый хәлгә тарыган җирләргә керми ки­тәбез хәзер”, – ди алар.

Сөйләүләренчә, безнең шәһәр-авыллар да Кытайдагыларыннан күпкә кайтыш икән. Ришат абый сөй­лә­вен­чә, анда кечкенә авылларга да асфальт юл түшәл­гән. Йортлар ике катлы, һәркай­сы кир­печтән салынган. Авыл дигәне дә бездәге төсле 100 ху­җа­лыклы гына түгел. “Араларында Мамадыш, Кукмара районы үзәк­ләре кадәр­ге­ләре бар”, – дип әйтә хуҗа кеше. Сала халкы үз көнен үзе күрә. Кайсы балык тота, кайсы иген чәчә, кайсы кукуруз утырта, кайсы яшел­чә, җи­ләк-җимеш үстереп сата. Хөкүмәт тарафыннан алар­га бик зур ярдәм күр­сәтелә. Алар су, җир, мал тоту салымнарыннан азат ителгән. Үзе җитештергән әйберне дәүләткә сатуны өстен күрә. Алай эшләгәндә файдасы бермә-бер артык чыга икән. “Әйтик, базарда ул теге яки бу нәрсәне 1 сумга сатса, хөкүмәт аны 1 сум 20 тиен­нән сатып ала, – дип аңлата Ришат абый. – Әйбер сатарга дип, шәһәргә авыл техникасы белән килгән вакытта да (бездә калага трактор белән керү тыела) ДАИ хез­мәткәрләре башка тран­спортны туктатып, алар­га юл ача. Авылдагылар бик бай яши бездә”.

Яратышу гаилә коргач баш­лана

Кытайдагы тормыш бе­лән бездәгесенең аермасы җир белән күк арасы. Шулай булуга да карамастан, Флюра апа да, Ришат абый да кире китәргә исәп­ләмиләр. “Бездә, читтә яшәү­че татарларда, миллилек хисе бик көчле, – ди алар. – Татарстанда яшәү те­ләге дә шуннан туды”.

Кытай татарлары гаилә­ләрендә милләт, тел тәр­биясе бала аваз салуга ук башлана. Ришат абый сүз­ләре белән әйтсәк, сулый башлауга ук татар сөйләмен тыңлап үсә алар. Бу гадәт буыннан буынга күчә. Өйлә­нешкән вакытта да анда татар татар белән, һич югы уйгур, казах милләтендәге кеше белән гаилә коралар. Балалар бакчасында, мәктәп­тә, урамда, эштә кытай телендә сөй­ләшеп яшәсәләр дә, өй бусагасын атлап ке­рүгә татар сөй­ләменә күчә­ләр.

– Бөтен Кытай дәүләтендә татарлар биш меңгә дә тулмый, – ди Ришат абый. – Шуңа күрә бер-берең белән танышу кайчакта проблемага әй­ләнә. Теге шәһәрдә бар икән бер татар гаиләсе, бу шә­һәрдә бар икән дип, эзләп йөрибез. Безне Флюра белән, мәсәлән, әнинең сабакташы таныштырды. Ул чагында ми­ңа 27 яшь иде. Иптәшем яшә­гән 280 мең кешелек шәһәрдә аларның гаиләсе татарлар арасыннан бер­дәнбере булган.

Яшьләр бер-берләрен бер күрүдә үк ошатыша. Оч­ра­­­шу-сөйләшүләрне озакка сузмыйча, ике көн эчендә кавышып та куя алар. “Мәхәб­бәтнең ни икәнен гаилә коргач кына аңладык. Хәзер менә гомер буе яратышып торабыз, мәхәббәт сүзлә­ребез әле дә бетми”, – ди Ришат абый.

Аларның бүгенге тор­мыш­лары да гаилә корып җибәргән яшьләрнекеннән ким түгел. Таныш түгел җирдә өр-яңадан оя корып, гаилә учагы кабызганнар. Монда инде алар татарларча яши. Кайда барсалар да,  рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшәләр. Башка авыл халкы төсле үк язга чыгуга бакча эшләренә чумарга исәп­лиләр. Флюра апа кайда нәрсә утыртасын инде алдан ук уйлап куйган. “Кытайда без нигездә яшелчә ашыйбыз. Шуңа күрә монда бо­рычның да дүрт-биш төр­лесен, ногыт борчагын да, башкасын да утыртырга исәплибез”, – ди ул. Авылга кайтып урнашу аларга ипине дә әби-бабаларыннан кил­гән гадәт буенча пе­шерергә мөмкинлек бир­гән. Ишегалларына махсус мич чыгарып, үзләренчә “нан” дип аталучы кабарт­маларны шунда салып пешерәләр.

Үрнәк аласы иде

Бу гаиләдә булганнан соң аларның татарлык хисенә, туган телгә булган мәхәб­бәт­лә­ренә исем китеп кайттым. Булса булыр икән милли җанлы кешеләр! Безгә дә шулардан үрнәк аласы иде! Юкса, туган телне белмәвебезне күп оч­ракта мохиткә сылтап калдырабыз. Алар да татар телле балалар бакчаларына, мәк­тәп­ләргә йөрмәгәннәр, эш урыннарында да татарча сөйләш­мәгән. Урамга чыгуга да татар мохите каршы алмаган. Ә татар те­лендә ничек матур сөйлә­шә­ләр! Милли аһәң аларга бишек җырлары, әкият­­ләр, ата-ана­ның үзара сөйләшүе аша сең­гән. Шушы матур гадәт ничә еллар үтүгә дә карамастан, буын­нан-буын­га күчеп килә. Исем­нәренә дә Европа җиле исмә­гән. Әти­ләре Әсхәт, әниләре Раушан, бертуганнары Руман, Гөлшат, Тәлгать, Равил, Рафаэль, Гали, Халидә. Кызлары Руфия, Раи­дә.

Ришат абый дөрес әйтә, Кытай белән безнең тормышны чагыштыра торган түгел. Безгә алардан бик күп нәрсәне үрнәк итеп аласы бар әле. Шул исәптән миллилек хисен дә…

Автор: Галия Хәбибрахманова
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*