tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Бу хакта Президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ чыкты. Әлеге мәртәбәле бүләк  Гөлназ Фирдинат кызына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә өлеш керткән өчен бирелә.

Хөрмәтле, Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева! Чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә алга таба да зур уңышлар, саулык, гаилә иминлеге теләп калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*