tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен
Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен

Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен

Адәм баласы башка илләр, халыкларның милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, йолалары белән иң әүвәл әдәби әсәрләр аша танышадыр, мөгаен. Шуңа да үз милләтеңне, аның мәдәниятен-әдәбиятен дөньяга таныту өчен милли әсәрләрнең башка телләргә тәрҗемә ителүе аеруча әһәмияткә ия. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог Фатих бәй Кутлу инде дистә елга якын шушы игелекле хезмәт белән шөгыльләнә, татар әдипләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. Бүген без анны редакциябезгә кунакка дәштек.

Фатих бәй, сез, Төркия ватандашы, Татарстанга килеп, югары уку йортында татар телен ныклап өйрәнгәнсез. Ә менә әдәби әсәрләр тәрҗемә итү эше ничегрәк башланды?

– Татар теле мине матурлыгы, яңгырашы белән җәлеп иттеме, күңелемә хуш килде, аңа бик тартылдым. Алабуга дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияте бүлегендә белем алганда да бу телнең бар үзенчәлекләрен күңелемә сеңдерергә тырыштым. Ул вакытта Төркиядән килгән кунакларга тылмач булып та йөргәләдем. Шуннан миндә тәрҗемә итү теләге уянды. 2005 елда Төркиянең “Замбак” нәшрияте үтенече буенча өч дус, татар хикәяләрен сайлап тәрҗемә итеп, “Васыять” дигән китап чыгардык. Анда мин Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”, Шәриф Камалның “Буранда”, “Уяну” дигән хикәяләрен тәрҗемә иткән идем. Тагын 2 елдан төрек телендә “Зәңгәр сагыш” дигән шигырь китабы да дөнья күрде. Басмага шагыйрь Разил Вәлиевнең 60 шигыре керде. Аннары инде 2008 елда “Бәнгү” нәшриятендә Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повесте басылып чыкты. Төркиядә тәрҗемә әсәрләремнең зур яңгыраш алуы мине канатландырып, дәртләндереп җибәрде. 2008 елда Аяз аганың “Җомга көн кич белән” әсәрен тәрҗемә итә башлаган идем. Ул да 2013 елда “Бәнгү” нәшриятендә китап булып чыкты.

Бу басмаханә кардәш халыкларның әдәбиятен дөньяга танытуны максат итеп эшли. Алар соравы буенча хәзерге татар әдәбиятеннән 10 хикәя һәм повесть тупланган “Тавышсыз курай” (Sessiz kuray) исемле җыентыкны әзерләп бастырырга да насыйп булды. Аннары Рабит Батулланың “Алып батыр маҗаралары”н тәрҗемә итәргә теләгән идем. Бу морадыма да ирештем. Соңгы иҗат җимешем – балалар өчен хикәяләр җыентыгы. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән эшләнде. Анда ХХ гасыр башында туган яки иҗат иткән 14 авторның 17 хикәясе керде.

– Белүемчә, узган ел сезнең өчен аеруча уңышлы булды. Санап үткән китаплардан тыш, “Өч аршын җир”нең 4 нче басмасы да дөнья күрде кебек…

– Әйе, 2013 елда, Төркиядә татар әдипләренең әсәрләреннән тупланган 5 китап нәшер ителеп, сатуга чыкты. Күптән түгел Казанга Ауразия Язучылар берлеге рәисе, “Бәнгү” нәшрияте хуҗасы Якуб бәй Өмәргълу килеп китте.

“Без ХХ гасыр башында иҗат иткән Г.Тукай, С.Максуди, Г.Исхакый әсәрләрен әзме-күпме белә идек. Әмма хәзерге заман татар әдәбияте белән таныш түгел идек.

Ә инде Төркиядә бер елда татар әдәби әсәрләреннән торган 5 китап чыгуы кебек хәлнең булганы юк иде. Без моны бик хуплыйбыз. Тәрҗемә әсәрләрне бастырырга без һәрвакыт әзер”, – диде ул. Якуб бәй Өмәргълу бу сүзләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюповага да, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанга да җиткерде. Шөкер, башкарган хезмәтебез халыкка хезмәт итә, татар язучылары әсәрләренә ихтыяҗ бар. Иншалла, эшемнең киләчәге дә булыр.

– Төрек халкы кайсы әсәрләрне аеруча яратып кабул итте?

– Төркиядә татар әдипләре әсәрләренең барысын да яратып укыйлар. Тәрҗемә иткән повесть-хикәяләрем турында җылы сүзләр генә ишеттем. Шулай да Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Миргазиян Юнысның “Безнең өй өянкеләр астында иде” , Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән”, Марсель Галиевнең “Ана”, Рабит Батулланың “Алып батыр маҗаралары” повесть-хикәяләренә игътибар зуррак булды кебек. Әйтик, “Өч аршын җир”не әдипләрнең дә, гади халыкның да ябырылып укуы миңа зур шатлык булды. Төркиядә әсәрне югары бәяләгән 3 мәкалә дә басылып чыкты. Шагыйрь Али Акбаш абый хәтта:

“Өч аршын җир”не укыдым да, шулкадәр тәэсирләндем, вакыйгалар күңелгә кереп утырды да һич чыгарып булмый. Хатыныма – Шәмсегаян, ул миңа Мирвәли, дип эндәшә башладык”, – дип сөйләгән иде. Шул әсәрне бер иптәшемә биргән идем, ул Интернеттан: “Бу – искиткеч әсәр! Исем-акылым китте. Андый әдәби әсәр укыганым юк иде. Йоклап китү өчен генә укыйм әле, дип, кулыма “Өч аршын җир”не алган идем, киресенчә, күзләр ачылды, таң атканчы укыдым. Ул авторның кулларыннан үбәсем килде”, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты. Кыскасы, “Өч аршын җир”дә, “Җомга көн кич белән” дә барысының да йокысын качырган. Гадәттә, артистларны рольләре, җырлары аша якын итәсең, мин үзем Аяз аганы да башта әсәрләре аша яраттым.

Шөкер, миңа Аяз ага белән күрешеп, аралашып калырга да насыйп итте. Мин аны хыялымда әсәрләре буенча ничек итеп күз алдыма китерсәм, ул шундый булып чыкты. “Җомга көн кич белән”, “Өч аршын җир”не укыганда да, тәрҗемә иткәндә дә үзем дә бик нык тәэсирләнгән идем, Аяз ага әллә ничә тапкыр төшемә керде. “Әйтелмәгән васыять”не тәрҗемә иткәндә төшемдә Әмирхан аганы күрә торган идем. Алар әсәрләре нык тәэсир иткәнгә төшкә керә бит инде.

– Бу әсәрләр совет чорында язылса да, төрекләр аларны аңлап, белеп, яратып укыган, димәк…

– Совет заманында иҗат ителсәләр дә, повесть-хикәяләрнең берсендә дә социализм, коммунизм идеологиясе чагылдырылмаган. Аларда җирсү, әхлак, туган ил, сагыну кебек, кеше йөрәгенә якын мәсьәләләр күтәрелгән. Бу темалар беркайчан да искерми. Әйтик, “Җомга көн кич белән”дә Җиһангир, күмәк хуҗалык рәисе булса да, колхозга кагылышлы мәсьәләләр алгы планга куелмый, ул авылдашларын кайгырта, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртырга тели. Бүгенге тәнкыйтьчеләр арасында Бибинурны артык йомшак, юаш, миһербанлы, шәфкатьле булган, дип гаепләргә тырышучылар да бар. Тәлгат Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” әсәрендә Аяз Гыйләҗев Бибинур образы турында: “Бибинур образында мин татар хатыннарына хас олы җанлылыкны, динебез өйрәткәнчә, йомшаклыкларны кичерә белүне, авырлыкларга тешен сындырып булса да түзә алуны, хәтта корбанчылыкны күрсәтергә теләдем”, – ди. Бу дөрестән дә шулай. “Таш белән атканга аш белән ат”; “Никадәр авырлыклар, михнәт чиксәң дә, каршылык күрсәтмә”; “Түз, сабыр бул”, “Сабыр төбе – сары алтын”; “Никадәр кыерсытсалар да, рәнҗемә”. Элек-электән татар хатын-кызының әхлак нигезе шундый булган. Бибинурда чын мөселман анасы образы бирелгән. Аның игелеклеге, балаларына үги булса да, аларны ихластан үз итүе, кайгыртуы, теләкләренә каршы килмәве, рәнҗемәве олы җанлы булуын күрсәтә, Бибинур вакланмый, мал бүлешми, алар дәрәҗәсенә төшми, барысына да күнә.

“Алып батыр маҗаралары”н алсак, ул да Төркиядә татар халкының үткәннәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләүчеләргә чыганак булып та хезмәт итәчәк. Анда әсәрнең башыннан ахырына кадәр татар халкының холыкфигыле, уе, фикере, карашы бәян ителә.

– Мин 2012 елда “Өч аршын җир”нең Ауразия Язучылар берлеге игълан иткән бәйгедә “Төрки халык әдәбиятеннән төрекчәгә тәрҗемә ителгән иң яхшы роман” номинациясендә җиңү яулавын да хәтерлим.

– Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Кулдан килгәнчә тырышабыз. Хезмәтемне шулай бәяләүләре һәрвакыт күңелле.

– Фатих бәй, сез бик күп эшлисез, инде шактый остаргансыздыр да. Шулай да татар язучылары әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итү авырмы?

– Әлбәттә, кардәш телләр булгач, тәрҗемәне бик җиңел дип уйлаучылар да бардыр. Эшли башлаганчы мин үзем дә шундыйрак фикердә идем. Алай булып чыкмады. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, диләр бит. Әдипнең теге яки бу сүз белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга һәм яңгырашын табарга, аккорд ясарга тырышам. Ул гыйбарәдән татар халкы нинди тәм тоя, төрек тә шуны сизсен өчен кирәкле сүз эзләп күпме вакыт уза. Инде 10 китабым дөнья күрде. Тәҗрибәм дә бар кебек. Әмма нинди генә әсәргә алынмыйм, әйтерсең, мин беренче мәртәбә тәрҗемә итәм. Ананың һәр баласы тулгак белән туган кебек, берсе дә җиңел генә, шома гына бармый. Гадәттә, әсәрнең яртысына килеп җиткәч, үр төшәм дип уйлыйсың. Ә минеке беркайчан да җиңеләйми, тәрҗемәдә һаман үр менәсең.

Кыскасы, тиз тәрҗемә итәм, дип, җаваплылыктан, сыйфаттан баш тарта алмыйм.

– Фатих бәй, ә менә төрекчәдән татар теленә тәрҗемә итәргә ниятегез юкмы соң?

– Минем төп эшем – үз ана телемә тәрҗемә итү. Ләкин бик сорагач, “Төбәк башлыгы” дигән бер хикәяне татарчага да тәрҗемә кылдым. Аңа кадәр “Йөрәк бабай һәм падишаһ” хикәясен тәрҗемә иткән идем, яратып кабул иттеләр. Бер язучыга “Төбәк башлыгы” хикәясен күрсәткән идем: “Телең бар, дәвам ит”, – диде. Инде, иншалла, мөмкин кадәр, азмы-күпме төрекчәдән татарчага да тәрҗемә итәргә вакыт җиткәндер. Чөнки татар укучысы төрек әдәбиятеннән шулай ук бигүк мәгълүматлы түгел. Назыйм Хикмәт, Решад Нури Гүнтәкиннән кала әдипләребезне белүчеләр сирәк.

– Ә үзегез әдәби әсәрләр язарга теләмисезме?

– Язучы эшен алып барып та, фән кешесе булучылар сирәктер. Тәрҗемәче булып, үзеңнең дә язу теләгең бар икән, йә монысына, йә тегесенә өстенлек бирәсең. Берьюлы берничә эшне камил башкару бик талантлы кешеләрнең генә кулыннан киләдер. Әгәр үзем яза башласам, тәрҗемә тукталачак. Минемчә, язучылар, Аллага шөкер, җитәрлек. Татарчадан төрекчәгә тәрҗемәчеләр юк дәрәҗәсендә. Мин кем? Минем язачак әсәрләрем нинди булыры билгесез. Ләкин болар язганнар, безгә мирас итеп калдырганнар. Миңа үземне күрсәтүдән бигрәк, моңа татар халкының затлы әдипләре, аларның иҗаты лаеклы. Аларны дөнья белергә тиеш. Затлы әсәрне укыганда ук, ул, мине тәрҗемә ит, дип әйтеп тора, җибәрми, уйландыра, тынычсызландыра. Әлегә хисләр шундый. Эшләргә Аллаһы биргән дәрт бар. Ә 5-10 елдан булырмы ул – монысын әйтүе кыен. Әмма теләгем – тәрҗемәне дәвам иттерү. Дәртем сүрелмәсен, күңелемдә яз дәвам итсен, дип телим.

Сөембикә Кашапова, “Мәдәни җомга”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*