tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида – Гакыйл  Сәгыйров  юбилее
Ульяновскида – Гакыйл  Сәгыйров  юбилее

Ульяновскида – Гакыйл  Сәгыйров  юбилее

Ул ундүрт яшендә уңышсыз ясалган операциядән соң алтмыш елдан артык урын өстендә яткан килеш тешләре арасына карандаш кыстырган хәлдә шигырьләр яза, рәсемнәр ясый, меңләгән тираж белән китаплар чыгара. Сүзебез Ульяновск өлкәсендә яшәгән легендар шагыйрьләребезнең берсе Гакыйль ага Сәгыйров турында бара. Шушы көннәрдә генә Ульяновскида татар җәмәмгатьчелеге аның 80 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль  кичәгә җыелды. 

Әдәби кичәне алып баручы  Гакыйль  һәм Рәйсә Шәкүровларны  Гакыйль абый белән утыз елдан артык иҗади дуслык бәйләп тора. Җырчы һәм композитор Гакыйль Шәкүровның шагыйрь белән беренче очрашу көне әле хәзер дә хәтердә.

Казанда Гакыйль аганың беренче китабы 1970 нче елда дөнья күрә. Аннан тагын алтысы Самарада, Димитровградта һәм Ульяновскида  басылып чыга. Ул чакта операциядән соң кул-аяклары эшләмәгән 16 яшьлек егет шигырьләрен энесе Наилга әйтеп яздыра башлый. Һәм ул эш язучының соңгы көннәренә чаклы дәвам итә.

Шагыйрьнең байтак шигырьләре үз вакытында рус теленә дә тәрҗемә ителә.“Кабатланмас моң” дигән шигырьләр китабы Самарада ике телдә басылып чыкты.

Кичә барышында  шагыйрьне  50 елдан артык карап һәм тәрбияләп торган әнисе Хәбибҗамал апаны да һәр чыгыш ясаучы да олы хөрмәт белән искә алды. Милли хәрәкәт ветераны Асия апа шагыйрь өендә беренче тапкыр булган көнне әле дә хәтерендә саклый.

Гакыйль Сәгырйовка багышланган чираттагы зур тантана өлкә Губернаторы катнашында шагыйрь соңгы көннәрен уздырган Димитровград шәһәрендә   25 нче февральдә узачак.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*