tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк
Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк

Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы карар якын арада игълан ителәчәк һәм җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылачак. Бу хакта журналистлар белән матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Хәзер архитектура белән шөгыльләнүчеләр бергәлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергә берничә мәйданчыкны карый. Алар үзләренең соңгы фикерен формалаштыргач, ул җәмәгать хөкеменә чыгарылачак. Минемчә, якын арада мондый тәкъдим булачак», — диде Метшин.

Казан мэры үзе бу процесста катнашучы булуын өстәде, шуңа күрә мәчет төзү өчен теге яки бу мәйданчык файдасына ачыктан-ачык әйтмәячәк. «Иң яхшысы – профессионалларны тыңлау», дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*