tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркәм Хайретдинов – Ульяновскиның күпкырлы талант иясе
Иркәм Хайретдинов – Ульяновскиның күпкырлы талант иясе

Иркәм Хайретдинов – Ульяновскиның күпкырлы талант иясе

Ульяновск шәhәренең 17 нче санлы «Содружество» китапханәсендә милли хәрәкәткә нигез салучыларның берсе, шактый вакыт «Мәдәният» оешмасын җитәкләгән каләм остасы, «Өмет» газетасының актив хәбәрчесе Иркәм Хайретдиновның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Чәй табыны артында үткән бәйрәмдә мөхтәрәм юбилярны каләмдәшләре, дуслары, өлкә татар автономиясе җитәкчеләре, «Өмет» газетасы хезмәткәрләре тәбрикләделәр.

Милли-мәдәни мохтарият рәисе Рамис Сафин татар хәрәкәтенең чишмә башында торган милләтпәрвәр Иркәм Хайретдиновның күпкырлы талант иясе булуын ассызыклап үтте.

“Нәкъ менә Иркәм абый кебек фидакарь шәхесләр тырышлыгы белән 80 нче еллар ахырында Ульяновск өлкәсендә беренчеләрдән булып «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте оеша, «Өмет» газетасы, «Чишмә» телевизион тапшырулары чыга башлый. Ул әле дә бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Yзенең төпле фикерләрен, киңәшләрен җиткереп тора. Юбилярыбыз – оста гармунчы да, шагыйрь дә, язучы да, драматург та, умартачы да, бакчачы да”, – диде Рамис Сафин hәм милләтпәрвәргә истәлекле бүләк тапшырды.

Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов милли басма белән өч дистә ел дәвамында тыгыз элемтәдә торуы hәм газета укучыларны бай эчтәлекле язмалары белән шатландыруы өчен Иркәм Дәүли улына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Иркәм абыйның Бөек Ватан сугышы чорына бәйле истәлекләрен, күңел хатирәләрен газета укучылар аеруча көтеп алалар hәм яратып укыйлар, диде баш редактор.

Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин «Сембер язлары» әдәби альманахын әзерләгән вакытта hәрчак беренче сафта булуы, ярдәм кулы сузуы өчен Иркәм Дәүли улына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов, Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова, каләмдәшләре hәм дуслары да 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтүче Иркәм Хайретдиновка җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Милли китапханә хезмәткәре, әлеге кичәне оештыручы Гөлфия Сәмигуллина да барлык эшләрдә алыштыргысыз ярдәмчесе hәм таянычы булган Иркәм Дәүли улына рәхмәтләрен юллады.

Засвияжье районы «Строитель» мәдәният йортының «Туган як» татар ансамбле солистлары үзләренең моңлы җырлары белән кичәгә кабатланмас ямь өстәделәр.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*