tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Израильдә борынгы мәчет хәрабәләре табылган
Израильдә борынгы мәчет хәрабәләре табылган

Израильдә борынгы мәчет хәрабәләре табылган

Израильдә археологик казу эшләре барышында дөньядагы иң борынгы мәчет хәрабәләре табылган. Бу турыда Израильнең тарихи һәйкәлләр мәсьәләләре идарәсе хәбәр итә, дип яза «Анадолу» агентлыгы.

Казу эшләре Израильнең көньягында Негев (тарихи Палестина җирләре) үзәнендә Рахат торак пунктында алып барыла.

Экспертлар мәгълүматлары буенча, мәчет бинасы безнең чорның VII-VIII гасырларында салынган. «Бу дөньяда иң сирәк ачышларның берсе. Мәчет хәрабәләре Негевта Беэр-Шевадан төньякка таба урнашкан», – ди экспертлар.

Археологлар мәчетләргә ул вакытта яшәгән крестьяннар йөргән дип саный.

Казу эшләре барышында шулай ук ачык ишегаллары, бүлмәләре, подваллар һәм аш бүлмәләре булган кечкенә генә җирлек табылган.

Израильнең тарихи һәйкәлләр мәсьәләләре буенча идарәнең Ислам чоры эксперты Гидеон Авни белдергәнчә, мәчеткә 1200 ел дип бәяләнә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*