tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Композитор Алмаз Монасыйпов: «Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы»
Композитор Алмаз Монасыйпов: «Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы»

Композитор Алмаз Монасыйпов: «Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы»

Җырлар, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы Алмаз Монасыйповның”Ватаным Татарстан” газетасында 1998 елның 3 апрелендә чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Сезнең өчен Казан нәрсә ул?

– Казан – туган җирем, миңа аның ташларына хәтле якын.

– Музыкаль биографиягездә мәгърифәтле ата-анагыз нинди роль уйнады?

– Безнең гаилә музыканы ярата иде. Әти — скрипкада, әни рояльдә уйнады. Аларның йогынтысы зур булды.

– Беренче әсәрегезне кайчан яздыгыз?

– Беренче әсәремне 28 яшьтә яздым. Әхмәт Ерикәй шигырьләренә язылган романс иде алар.

– Мәскәүдә яшәп һәм иҗат итеп, сез үзегезне татар композиторы дип саныйсызмы?

– Кайда гына булсам да, мин, һичшиксез, татар композиторы. Гәрчә кайчак рус көйләре язсам да. Мәсәлән, русча иҗат итүче татар авторы В.Абдуллинаның шигыренә язган көем бар.

– Сезнең әсәрләрне оныкларыгыз башкара. Алар өчен махсус язасызмы?

– Юк, мин бөтен кеше өчен язам, ә алар уйный.

– Аларның уенына бик катгый күзлектән карамыйсызмы?

– Алар миннән курка, чөнки бик кырысмын. Ләкин оныкларым әйткәнне тиз отучан, шундук кирәгенчә эшлиләр.

– Сез ничектер, хыяллану зарур нәрсә, дигән идегез…

– Мин болай хыялый кеше түгел. Бервакыт тормыш шундый катлаулы, хыялланырга ярамый, дигәннәр иде. Моның белән риза түгел мин. Тормыш гүзәл һәм гаҗәеп нәрсә, шуңа күрә хыялланырга кирәк.

Алмаз Закир улы Монасыйпов (1925 елның 11 июле — 2008 елның 23 июле) — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.Ул — җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы.

Аның иҗатында төп урынны симфоник әсәрләр алып тора. Алмаз Монасыйпов 1963 елда Беренче симфониясен яза. Икенчесендә — Муса Җәлил симфониясендә (ми минор, 1968) — ул шагыйрьнең батырлыгын һәм трагик язмышын сурәтли. 1974 елда ул 3 симфония яза, 1980 елда 4 симфониясенең премьерасын күрсәтә. «Тукай аһәңнәре» дигән әсәрен композитор вокал-симфоник поэма дип билгели.

Әңгәмәдәш — Ирина Маврина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*