enrutat
Баш бит / Милли Шура рәисенең 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы
Милли Шура рәисенең  1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

Милли Шура рәисенең 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе

Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның

1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме дөньядагы укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. “Хезмәт төбе – хәзинә”, — ди татар халык мәкале. Барыгызны да бәйрәм белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*