tatruen
Баш бит / Слайдер / Нинди конкурс ул -“Тел ачкычлары”?
Нинди конкурс ул -“Тел ачкычлары”?

Нинди конкурс ул -“Тел ачкычлары”?

Язның беренче аенда “Тел ачкычлары” бәйгесен үткәрү Яшел Үзән балалар бакчаларының тормышында инде күркәм гадәткә әйләнде. Менә быел да “Йолдызлык” прогимназиясе диварларында яшь катнашучылар, татар теле мөгәллимнәре, белгечләр җыелды.

Бәйге инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел конкурсның географиясе Киров өлкәсенә хәтле барып җитте. Бу өлкәнең Нократ Аланы районының Урта Сөн һәм Түбән Сөн авылларыннан катнашучылар булды. Күгәнебезчә, “Тел ачкычлары” бәйгесенең дәрәҗәсе тагын да югарырак – төбәкара дәрәҗәгә күтәрелде.

Даими жюри әгзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хабир кызы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәк ара хезмәттәшлек буенча методисты Салахова Роза Әбрар кызы булды һәм Яшел Үзән мәктәпләреннән татар теле укытучылары булды.

Яшь катнашучылар “Горурланам мин нәселем белән”, “Викторина”, “Иҗади номер” турларныда осталыкларын күрсәтте. Бәйгенең биремнәре ел саен бертөрле булса, балаларның чыгышлары яңа табыш-ачышлары белән аерылып тора.

Беренче “Шәҗәрәләр” этабын гына алыйк. Нинди генә нәсел агачларын ясап алып килмәгәннәр! Арасында төрле агачлар, Сөембикә манарасы, сәгать, шакмак рәвешендәгеләр дә бар иде.

Конкурсның иҗади турында яшь катнашучылар җыр-бию, сүз сәнгате җанрларында көч сынаштылар. Һәрбер баланың чыгышы аерым игътибарга лаек иде.

Тантана ахырында чыгыш ясаучыларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре бирелде.
“Тел ачкычлары” бәйгесе үз алдына туган телгә мәхәббәт, гаилә тарихына хөрмәт тәрбияләү кебек изге бурычлар куйган шикелле, без дә аларны истә тотыйк.

Илвина Мөхәммәтҗанова 
“Йолдызлык” прогимназиясенең татар теле тәрбиячесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*