tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Р.Фәхретдиннең “Мөхәммәдﷺ” китабы нәшер ителде
Р.Фәхретдиннең “Мөхәммәдﷺ” китабы нәшер ителде

Р.Фәхретдиннең “Мөхәммәдﷺ” китабы нәшер ителде

Изге Рамазан аенда ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә мәшһүр дин әһеле Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) “Мөхәммәдﷺ” исемле китабын дөньяга чыграды. Басмада автор сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) тормышы һәм эшчәнлеге, исламның таралышы турында кыскача мәгълүмат бирә. Китапта шулай ук Пәйгамбәрнең ﷺ гаиләсе, балалары, хатыннары турында да сүз бара.

Басма киң катлам укучыларны, ислам һәм татар мәгърифәтчеләренең дини мирасы белән кызыксынучыларны җәлеп итәчәк. Хезмәт рус һәм татар телләрендә нәшер ителде.

Ризаэтдин бине Фәхретдиннең (1859-1936) “Мөхәммәдﷺ” китабын “Хозур” Нәшрият йортының махсус кибетеннән (Казан ш., Газовая ур., 19) сатып алырга була.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*