tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары яшьләренең “Күчем Хан оныклары” форумы
Себер татарлары яшьләренең “Күчем Хан оныклары” форумы

Себер татарлары яшьләренең “Күчем Хан оныклары” форумы

30 июнь – 01 июль көннәрендә  Төмән өлкәсе Вагай районы Күбәк авылында  Себер татарлары яшьләренең “Күчем Хан оныклары”  исемле форумы үтәчәк.

Форум программасында Себен татарларының традицион Коръән ашы “Катым аш” уздырылачак, авыл мәдәният йортында концерт, кызыклы мәдәни һәм спортив чаралар каралган.

Бу форум Көнбатыш Себернең мәдәни, тарихи һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү нияте белән оештырыла. Аның кысаларында төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре үзара хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырып, тәҗрибә уртаклашырлар дип өметләнә оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*