tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таллинда уздырылган IV Аурупа Сабан туенда 11 мең кеше катнашты
Таллинда уздырылган IV Аурупа Сабан туенда 11 мең кеше катнашты

Таллинда уздырылган IV Аурупа Сабан туенда 11 мең кеше катнашты

Бүген Таллин шәһәренең “Башенная мәйданы” паркында IV Аурупа Сабан туе узды. Европа татарлары Сабантуе ике елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе Берлинда, ә соңгысы, ике ел элек Вильнюста узган иде.

Сабантуйга кунакка Финляндия. Польша, Бельгия, Литва, Латвия, Англия, Чехия, Швецария һәм Россиянең күп кенә шәһәрләреннән милләттәшләребез килде. Барлыгы Таллиндагы Аурупа Сабан туенда 11000 кеше катнашты. Татарстаннан 120 кешелек делегация килде. Сабантуйның төп оештыручылары Таллин шәһәре мэриясе, Эстониянең мәдәният министрлыгы, Эстониядәге татар оешмалары һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районы.

Сабан туен рәсми рәвештә Таллин шәһәре мэры Михаил Кылварт, Россиянең Эстониядәге илчесе Александр Петров, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Европа татарлары альянсы рәисе Флюр Шәрипов, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин һәм башка рәсми кешеләр ачты.

Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу кебек уеннар булды. Мәйдан күрке көрәш бик җанлы, мавыктыргыч узды. Барлыгы 40 көрәшче катнашты. Баш хөкемдәр, танылган көрәшче Ильяс Галимов иде. Көрәшчелэр арасында Литва, Латвия, Эстония, Польшадан да егетләр бар иде. Абсолют батыр булып Эстония көрәшчесе, Маарду һәм Таллин шәһәрләрендәге Ислам үзәге имамы Рифкать Гәрәев калды.

Ринат Закиров Татарстан Президентның котлавын җиткерде, актив милләттәшләребезгә Татарстан Президентының Рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*