tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тантана-2018» премияләре тапшырылды
«Тантана-2018» премияләре тапшырылды

«Тантана-2018» премияләре тапшырылды

27 мартта Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Тантана-2018” театр премияләрен тапшыру церемониясе узды.

«Дебют»

Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының «Яратылмый калган ярлар» (Б.Сәләхов) спектаклендә Илсөяр роле өчен Минһаҗева Гөлинә Заһир кызы бүләкләнде

«Иң яхшы эпизод роле»

Буа дәүләт драма театрының «Һәйкәл» (В.Жеребцов) спектаклендә Шәйдуллина Зөһрә роле өчен Кәмәртдинова Гөлзада Илдар кызы бүләкләнде

«Курчак театрының иң яхшы артисты»

Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Төньяк җиле әкияте» (Р.Мусаев) спектаклендә Ана роле һәм «Кояш һәм кар кешеләре» (румын халык әкияте буенча) спектаклендә Тиен, Куян һәм Кояш рольләре өчен Мингажева Ева Валерьевна бүләкләнде

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» «Сфорцандо» Татарстан Республикасы музыка башкару үсешенең Төбәк Хәйрия Иҗтимагый Фондының «Анны Франк хатлары» (Г.Фрид) спектаклендәге Анна Фран роле өчен Нуруллина Айсылу Җәүдәт кызы бүләкләнде

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) спектаклендә Вәзилә роле өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы бүләкләнде

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»

В.И.Качалов исемендәге Казан Дәүләт Академия Зур Рус Драма театрының “Йөгерү” М.Булгаков) спектаклендәге Григорий Лукьянович Чарнота роле өчен Славутский Илья Александр улы бүләкләнде

«Иң яхшы ансамбль»

“Мастеровые” Рус драма театрының “Картлар юләрләр”(А.Арбузов) спектаклендәге рольләре өчен Федотов Евгений Анатолий улы, Кочеток Александр Дмитрий улы, Шаповал Михаил Николай улы, Дунаева Анна Владимир кызы, Гладких Евгений Андрей улы, Иголкин Игорь Владимир улы бүләкләнде

«Иң яхшы хатын-кыз роле»

Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Медея» (Х.Мюллер) спектаклендә Медея роле өчен Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гайнуллина Мәдинә Фәрит кызы бүләкләнде

«Иң яхшы ир-ат роле»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан» (И.Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен Татарстан Республикасының халык артисты Хәйруллин Искәндәр Илдар улы бүләкләнде

«Балалар өчен иң яхшы спектакль»

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) спектакле өчен Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бүләкләнде

«Ел вакыйгасы»

Гусейн Джавидның «Иблис» спектакле өчен (Режиссёр – Сергей Потапов, пластика буенча режиссёр – Нүрбәк Батулла) С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры бүләкләнде

Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» спектакле өчен (Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүләкләнде

«Намус һәм тугрылык»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы бүләкләнде

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус дипломы

Светлана Дорожко куелышындагы “Хаврошечка” спектаклендә нечкә лирик әкият гәүдәләндерү өчен “Әкият” Татар дәүләт курча театры бүләкләнде

“Эшлекле кондыз” (Н.Одлен), “Индивидлар һәм атомар җөмләләр” (Бертран Рассел һәм Людвиг Витгенштейн идеяләре буенча математик трактат), “Дьяк Висковатый эше” (Степан Лапшин тексты буенча тарихи драма) спектакльләрен иҗат итү һәм экспериметаль эзләнү өчен “Угол” иҗат лабораториясе бүләкләнде

«Сәхнә» журналының махсус бүләге

Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Югалган көн» спектаклендә Чемоданлы кеше образын ышандырырлык итеп иҗат итүе өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артисты Хөсәенов Фаяз Тәлгать улы бүләкләнде

Федераль партия җәмәгать советының «Театрлар балаларга» проектының махсус дипломы

Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының “Борын” (Н.В.Гоголь) спектаклендәге Господин Ковалев образын оста башкарган Гатауллин Камил Роберт улы бүләкләнде

Федераль партия җәмәгать советының «Кече шәһәрләр театрлары» проектының махсус дипломы

Александр Островскийның «Яшенле яңгыр» спектаклендә Катерина ролен тәэсирле башкаруы өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисткасы Закирова Зилия Тәлгать кызы бүләкләнде

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус дипломы

Владимир Жеребцовның «Һәйкәл» спектаклендә Шәйдуллин Раиль Хәбирович образын тудыруы һәм иҗади үсеше өчен Буа Татар дәүләт драма театры артисты Солтанов Илфир Ильяс улы бүләкләнде

Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең махсус бүләге

“Әлиф” актуаль социаль-сәнгать проектын чынга ашыру өчен “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды бүләкләнде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Ромео һәм Джульетта” (С.Прокофьев) спектаклендәге Джульетта партиясе өчен Аманда Гомес бүләкләнде

https://kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*