tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Әлиф” спектаклен тәкъдим итәчәкләр
Мәскәүдә “Әлиф” спектаклен тәкъдим итәчәкләр

Мәскәүдә “Әлиф” спектаклен тәкъдим итәчәкләр

3 апрельдә Мәскәүдә, Мейерхольд исемендәге үзәктә “Әлиф” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль өч номинациядә “Алтын битлек” бөтенроссия театраль премиясенә дәгъва итә.

Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев.

Проектның композиторы — Эльмир Низамов.

“Әлиф” спектакле 3 өлештән тора: Беренче өлештә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит бию ярдәме белән языла. Хәрефләрнең атамалары яңгырый. Икенче өлештә өч кыз җырлый. Беренчесе – Г.Тукайның “югалган” татар алфавиты ярдәмендә язылган “Туган тел” шигырендәге хәрефләрне, икенчесе – әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе шигырь юлларын яңгырата.  Өченче өлештә алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин, ягъни әлеге өлештә Тукайның шигыре 3 тавышта яңгырый. Биюче шагыйрьне җанландыра. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә.

“Алтын битлек” бөтенроссия театраль премия җиңүчеләре Мәскәүдә 15 апрельдә бүләкләнәчәк.

http://tatmsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*