Бүген 16 нчы апрельдә Ташкентның Милли күргәзмәләр комплексында 24 нче Халыкара «Здравоохранение – TIHE-2019» медицина күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан компанияләре дә катнаша.

Стендта «Медтехника», «Медикон», «Элмед», «Медком», «Здравмедтех-поволжье», «Татхимфармпрепараты», «Медфармсервис» компанияләре тәкъдим ителә. «ПОЗИС», «Элепс» җәмгыятьләре аерым стенд белән бирелгән.
Күргәзмә 18 нче апрельгә кадәр эшли. Керү бушлай.
Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге