tatruen
Баш бит / Слайдер / Татарстан Мәдәният министрлыгында 2017 елда “Татар кызы” конкурсын үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр
Татарстан Мәдәният министрлыгында 2017 елда “Татар кызы” конкурсын үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр

Татарстан Мәдәният министрлыгында 2017 елда “Татар кызы” конкурсын үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр

Татарстан Мәдәният министрлыгында 2017 елда  “Татар кызы” Бөтенроссия чибәрлек һәм талант конкурсына әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган утырыш үтте.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә узган чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Данис Шакиров, урынбасары Марс Тукаев, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова,  Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетының татар иҗтимагый яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Тәбрис Яруллин, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Башкортстан Республикасының “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе Рөстәм Гыйльметдинов катнашты.

Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Татар кызы” Бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсын үткәрү дирекциясен оештыру, Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда сайлап алу турларын үткүрү вакыты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу конкурс елдан-ел үз географиясен киңәйтә. “Күптән түгел Лондонда Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышы булды. Анда 2018 елда “Европа гүзәле” дигән конкурс үткәрергә дигән карар кабул ителде. Ул да “Татар кызы” конкурсының бер өлеше булачак. Анда 22 илдән татар оешмалары вәкилләре катнашырга теләк белдерде. Ә Россия төбәкләренә килгәндә исә, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләр бу проектка шактый тартылды. Ул төпле бәйгегә әверелде. Без бу конкурс белән гореф-гадәтләрне саклап калырга, татар хатын-кызларының асыл сыйфатын күрсәтергә телибез. “Татар кызы” бәйгесе ул булачак әниләрне, булачак гаиләләрне бер сәхнәгә туплау”, – дип белдерде Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, “Татар кызы” конкурсы Россиянең унга якын төбәгендә узган. Барлыгы 27 төбәктә үтәргә тиеш. Татарстанга килгәндә исә, узган ел конкурс Яшьләр форумы белән берлектә, студентлар арасында оештырылган. Быел бәйге республикада биш зонага бүленеп уздырылачак. Һәр зонадан ике кыз сайланып алыначак. Чит илләр, төбәкләр һәм республика күләмендә җиңгән кызларны сайлап алганнан соң, сентябрьнең 27, 28 һәм 29ында Казанда ярымфинал узачак.

2017 елда конкурс 2016 елда үткәрелгән бәйгедә җиңгән кыз яшәгән төбәктә, ягъни Башкортстан Республикасында үткәрелә. Уфада әлеге конкурсны үткәрү өчен Башкортсан Республикасының “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе Рөстәм Гыйльметдинов җаваплы.

Искәртеп узабыз: “Татар кызы” конкурсы 2011 елдан башлап Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы тарафыннан Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. 2015 елдан башлап әлеге бәйге Бөтенроссия статусын алды. Аның максаты  – татар халкының бай мәдәни мирасын саклап калу һәм рухи тәҗрибәне киләчәк буыннарга тапшыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*