tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифасыннан азат ителде
Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифасыннан азат ителде

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифасыннан азат ителде

11 июнь көнне Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәислеге вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде.

“Әлеге адымны мин җентекләп уйлап эшләдем. Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да,  мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем. Минем өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, шуңа күрә татар яшьләре, җәмәгатьчелек бу адымны дөрес аңлар дип уйлыйм.  Хәл иттем, кабаттан  конгресска,  җитәкләгән урыннарга кайту теләгем юк. Татар яшьләре  башлаган проектлар күп, бүгенге көндә аларны дәвам итәргә безнең буын әзер,  яшьләргә юл бирик. Иҗтимагый эшчәнлек күп көч, вакыт сорый, шуңа күрә мин игътибарны күбрәк гаиләмә дә бүләсем һәм үз эшемне булдырасым килә”, – дип үз фикерләрен белдерде Тәбрис Яруллин.

Белешмә өчен:

Тәбрис Мөдәрис улы Яруллин 1986 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Ары авылында туган.

Белеме

Казан дәүләт технология университетын «дәүләт муниципаль идарәсе» белгечлеге буенча 2008 елда тәмамлый. «Лингва» мәктәбендә белем алган (2004 — 2007).

 

Хезмәт эшчәнлеге

2007–2011 елларда – Бөтендөнья татар конгрессының ТР районнары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты;

2011-2012 елларда – Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе;

2012 елдан –  «Татар иле» порталы директоры;

2012 елдан  – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет әгъзасы;

2013 елдан –  Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр эшләре бүлеге мөдире;

2010–2012 елларда – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары;

2012 елдан – Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе;

2017 елдан – «Милли Шура» советы әгъзасы;

2017 елдан – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары;

2017 елдан  – «Татар кызы» халыкара бәйгесе фонды директоры.

 

Бүләкләр

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*