tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасына әзерлек башланды
Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Шушы көннәрдә коллектив драматург Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште.

Спектакльнең жанры – мелодрама. Әсәрне Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин сәхнәгә куя. Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Илгизәр Хәсәнов, Нуретдин Нәҗмиев, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.

Премьера май аенда көтелә.

К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*