tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда тагын бер яңа гыйбадәт йорты – “Рәхимле” мәчете ачылды
Татарстанда тагын бер яңа гыйбадәт йорты – “Рәхимле” мәчете ачылды

Татарстанда тагын бер яңа гыйбадәт йорты – “Рәхимле” мәчете ачылды

Узган шимбәдә мине, мөэмин мөселман кардәшләрем, Мамадыш районының “Мамадыш совхозы“ бистәсендә калкып чыккан мәһабәт “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасына чакырдылар. “Чакырган җиргә бар”, – ди хәдис.  Анда барып бер дә ялгышмадым: гыйбрәтләр алып, өр яңа хисләр кичереп, хикмәт – фикерләр туплап, бик хөрмәтле кунак булып йөреп кайттым мин. Кардәшләремне олы вакыйга белән чын күңелдән тәбрикләдем, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе буларак чыгыш ясап, милләтебезнең  алга таба атлавы өчен динебезне, телебезне күз карасыдай сакларга кирәклеге турында сүз алып бардым. Бу җәһәттән мамадышлылар һәрьяклап матур үрнәк күрсәтә. Мамадыш – мәгърифәтле, динле төбәк. Сан ягыннан 56нчы гыйбадәт йортын торгызганнар, тагын дүртесе төзелеп ята. Алар олы юлда мөсафирлар өчен төзегән мәчетләре белән дә урынлы горурлана алалар.

Чараны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укып башлап җибәрде. Аннан Рөстәм хәзрәт гыйбадәтханә төзелешенә аеруча зур өлеш керткән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинга, шәхси эшмәкәр Радий Низамовка, шәхси эшмәкәр Равия Зияровага ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды. Анатолий Петрович күренекле хаттат Нәҗип ага Нәккаш иҗат иткән затлы шамаилләрне мәчеткә бүләк итте. Тантананы дәвам итеп шәхси эшмәкәр Равия Нургали кызы Зияровага “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медален, бер төркем хәйриячеләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да иң изге теләкләрен, җылы тәбрикләүләрен ирештерделәр. Йомгаклау сүзләрен район мөхтәсибәте җитәкчесе, “Рәхимле“ мәчете имамы Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм әлеге мәчет абыстае Нурфия Шәфыйкова әйттеләр.  “Рәхимле” хакында ил белән төзелде, диләр. Аллаһ йортын сафка бастыруда хезмәтләре, кылган гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә әҗер – савапларын күрергә насыйп булсын. Ул бистәне һәрчак ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен.

Халык тәкбир әйтеп мәчет эченә узды. Биредә кунаклар белән бергә өйлә намазы укылды. Аннан соң, барысы да, махсус автобусларга утырышып, шәһәрдәге икенче санлы лицейның ашханәсенә районкүләм Корбан ашына рәхим иттеләр. Анда 350 кешегә урын әзерләнгән иде. Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Корбан ашына килүчеләр сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар. Имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт  белдерүенчә, мондый Корбан ашлары районда традиция буенча даими уздырыла. Афәрин, мамадышлылар! Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!

 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе
Фәрит Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*