tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Новосибирск шәһәрендәге Татар үзәгендә баручы төзекләндерү эшләре белән танышты
Васил Шәйхразиев Новосибирск шәһәрендәге Татар үзәгендә баручы төзекләндерү эшләре белән танышты

Васил Шәйхразиев Новосибирск шәһәрендәге Татар үзәгендә баручы төзекләндерү эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле визит белән Новосибирск шәһәренә килде. Сәфәрен ул биредә урнашкан өлкә Татар үзәгендә башкарылучы эшләр белән танышудан башлады. Милли шура рәисен Новосибирск Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев озатып йөри.

Исегезгә төшерәбез, үзәктә хәзерге вакытта ремонт эшләре алып барыла. 2020 нче елда үзәк үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм юбилей датасын яңартылган бинада каршы алырга җыеналар.

Бу элеккеге балалар бакчасы урнашкан бина. Ул татар оешмасына быел бушлай бирелде. Гомуми мәйданы 800 кв.м. Икенче катында концерт залы, сәнгать студиясе урын алачак. Төзекләндерү эшләрен башкарырга Татарстан ярдәм итә. Аның барышын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев контрольдә тота.

Милләттәшләребезне биналы итү мәсьәләсе Новосибирскида федераль Сабан туен үткәрергә әзерләнгәндә хәл ителде. Мондый бүләк өчен алар Татарстан Президентына рәхмәтле. Хәзерге вакытта өлкәдә 30 меңнән артык татар яши.

Васил Шәйхразиевның эш сәфәре планында бүген очрашулар да каралган.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*