tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Швейцариядә милләттәшләребез белән очрашачак
Васил Шәйхразиев Швейцариядә милләттәшләребез белән очрашачак

Васил Шәйхразиев Швейцариядә милләттәшләребез белән очрашачак

Бүген, 21 март көнне, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  Швейцариягә  эш сәфәре  кыла. Сәфәр кысаларында Швейцариядә гомер иткән татар җәмәгатьчелеге белән очрашу каралган. Әлеге чарада тумышы белән Россиянең төрле төбәкләреннән булган һәм төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, бүген төрле тармакларда эшләгән милләттәшләребез катнашачак – барлыгы 20 кеше. Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнаша.

Очрашу барышында Швейцариянең татарлар һәм башкортлар ассоциациясе әгъзалары үзләренең эшчәнлеге белән таныштырачак һәм тормышка ашырылган проектлары турында сөйләячәк. Шулай ук дөньяда татар телен саклау мәсьәләләре дә күтәреләчәк.

Бүгенге көндә Женевада (Швейцария) 150 татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре. 2015 елның декабрендә Татарстаннан һәм Башкортстаннан тугыз активист Швейцариядә “Юлдаш” Татарлар һәм башкортлар ассоциациясен оештыра. Җитәкчесе итеп Регина Щеглова билгеләнә.

2016 һәм 2017 елларда Ассоциация тарафыннан “Сабантуй” милли бәйрәме үткәрелгән. 2016 елда ул бюджеттан бернинди ярдәмсез уздырыла. 2017 елда беренче спонсор барлыкка килә. Ассоциация составына Швейцариядә Татарстанның рәсми сәүдә-сәнәгать вәкиле Гүзәл Салихова керә һәм проектны хуплый. Шулай ук зур ярдәмне Казаның туристик үзәге, Татарстанның туризм үсеше үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы күрсәтә. Нәтиҗәдә, 2016 елда Сабантуйга 300 катнашучы җыелса, 2017 елда 400 кеше килә.

2017 елның апрелендә Швейцариянең Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе “Ауропа татарлары альянсы» Европа берлеге илләренең татарлар халыкара ассоциациясе  составына керә. Хәзерге вакытта Ассоциация җитәкчесе Регина Щеглова  Ауропа татарлары альянсы сайтын эшләү белән мәшгуль.

2018 елда «Юлдаш» ассоциациясе бер төркем чаралар үткәрергә ниятли, алар арасында татар аш-сулары буенча мастер-класс, Равил Бухараевка багышланган әдәби кичә, пианист Ринат Курамшин концерты, рәссам Ирек Мусин күргәзмәсе һәм 17 июнь көнне Рудольф Нуриевның 80-еллыгына багышланган Сабантуй уздыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*