tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен заявкалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана
XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен заявкалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен заявкалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана

5-11 сентябрь көннәрендә башкалада узачак XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә заявкалар кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә чарада катнашу өчен 500ләп эш тәкъдим ителгән. Сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев 60 фильмнан торган шорт-листны 1 июльгә кадәр игълан итәчәк.

Быел Кытай режиссерларыннан һәм Һиндстан кинематографистларыннан  завкалар күп килгән. Аларның фильмнары конкурстан тыш программада да күрсәтеләчәк. Агымдагы елда фестивальнең Япониягә багышланган аерым программасы була. Бу – Россиядә Япония, ә Япониядә Россия елын үткәрү белән генә бәйле түгел, фестивальне оештыручылар тамашачыга әлеге илнең үзенчәлекле кинематографиясен тулысынча тәкъдим итәргә планлаштыра.

Кыргызстан һәм Казахстанның милли кинематографиясе дә  аерым параллель секцияләрдә  тәкъдим ителәчәк. Үзләренең фестивальдә катнашуларын  Казах продюсеры, Монреаль кинофестивале премиясе лауреаты Айбәк Ибраев, кыргыз театр һәм кино актеры, Алексей Баталов укучысы  Марат Җантелиев, кыргыз режиссеры и сценаристы Эрнест Абдыҗаббаров раслаган. Ретроспектив фильмнарны аерым секция эше берләштерәчәк, ул язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган.

Казан кинофестивалендә быел хезмәттәш фестивальләр  фильмнарына зуррак игътибар бирергә планлаштырыла. “Россия-ислам дөньясы ” секциясе кысаларында тамашачы бу исемдәге стратегик караш төркеменә кергән илләрнең фильмнарын күрә алачак.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*