tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ялкын» журналының 90 еллык юбилее – «Оскар» форматында!
«Ялкын» журналының 90 еллык юбилее – «Оскар» форматында!

«Ялкын» журналының 90 еллык юбилее – «Оскар» форматында!

2014 елның 30 апрелендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы 90 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк!

Голливудтагы «Оскар»да бүләкләрне һәм алтын сыннарны пинжәкле абыйлар белән күлмәкле апалар алып барса, «Ялкын»лы «Оскар»ны пингвиннар алып барачак. Журнал редакциясе аларны Антарктидадан махсус кайтарта. Кардәшләреннән аермалы буларак, юбилейны алып барачак пингвиннар чеп-чи татарча сөйләшәчәк.

Гадәттә, яшь буынны олылар бүләкли. Ә бу юлы канун үзгәрә: олыларга яшьләр бүләк тапшырачак. «Ел узышчысы», «Ел мәгърифәтчесе», «ХХ гасырның иң хәтердә калган сәхифәсе», «Милләт күзлеге», «Милли STYLE» һ.б. номинацияләр үз ияләрен, һичшиксез, табачак.

Юбилейның «ачкыч сүз»ләре – «селфи» һәм «чекиниться». Тамаша барышында алар даими булачак.

Бүләк бирешү тантанасы үз йөзен булдырган һәм «попса» агымыннан өстен булган яшь җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барачак. Болар – Гөлназ Батталова, Алинә Шәрипҗанова, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Хәмәдиев, Илгиз Шәйхразиев, Исмаил, «Index» бию төркеме, Фирүзә Нур һ.б.

Кичә буенча сезне «Yummy Music» музыкантлары джаз белән сөендерәчәк.

БЕЛЕШМӘ

«Ялкын» журналының тәүге саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә. Ул вакытта журнал «Кечкенә иптәшләр» дип атала. Басманың чишмә башында Муса Җәлил белән Абдулла Алиш тора. 90 еллык тарихында басманың исеме берничә тапкыр үзгәрә. Сугыш елларында журнал чыгудан туктап тора. Сугыш елларыннан соң аның беренче баш мөхәррире – балалар язучысы Ләбибә Ихсанова, җаваплы сәркәтибе – шагыйрь Илдар Юзеев. 1954 елда журналга «Ялкын» исеме бирелә. Бүгенге көнгә чаклы ул шулай дип атала. Журналның аудиториясе – 6-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр. Эчтәлек ягыннан журнал өч бүлектән тора: минем мәктәбем, минем бүлмәм, минем көндәлегем. «Ялкын» битләрендә психолог киңәшләре, мастер-класслар, укучы хатлары, постерлар, афишалар, танылган шәхесләрнең көндәлекләре һ.б. басыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*