tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләр Казанда төбәкара олимпиадада катнашачак
Җиңүчеләр Казанда төбәкара олимпиадада катнашачак

Җиңүчеләр Казанда төбәкара олимпиадада катнашачак

Бөтенроссия олимпиадасының өлкә этабы 11 январьда башланды. Беренче булып сынауларны татар теле һәм татар әдәбиятын, француз телен яхшы белүчеләр Төмән шәһәренең 21 гимназиясендә үттеләр.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан бәяләүләрнең бергә кушылмыйчан аерым билгеләнүенә дә милләттәшләребез чиксез куандылар. ТОГИРРО сайтында татар теле һәм әдәбиятыннан 36 укучы катнашырга тиешлеге күрсәтелгән. Бу зур сан. Туган телебезгә игътибар көннән-көн кими дип сүз алып барганда, өлкәбезнең төрле районнарыннан 4 дистәгә якын баланың үз телен ныклап өйрәнеп, бөтенроссия олимпиадасында белемен тикшерергә теләве – яхшы нәтиҗә. Укытучыларга аларда телебезгә ихтирам, мәхәббәт уята алуларына, төпле белем бирүләренә чиксез рәхмәт белдерәсе килә.

Олимпиадада катнашучыларга:

“Сезгә үз мәктәпләрегез данын олимпиадада яклау бәхете эләкте һәм җаваплылык та зур. Быел 15 мең кеше катнашкан муниципаль этапта җитди сайлау аша үттегез. Әлеге ярышларның елдан-ел популярлыгы артуы куандыра. Төмән укучылары ил һәм халыкара турнирларда дә лаеклы чыгыш ясыйлар. Аларның һәркайсы куелган максатка зур тырышлык белән генә ирешеп булганын яхшы аңлый. Яхшы белем алу – уңышлы киләчәккә бер адым. Тиздән сезгә яңа дөнья ачылачак. Өлкәнең югары уку йортлары һәм предприятиеләре сезнең кебек сәләтле, кыю, энергияле кешеләргә шат. Тормыш юлында уңышлар телим. Амбициоз максатлар куярга, авырлыклар һәм киртәләрдән курыкмагыз. Алар сезне көчлерәк итә. Бөтенесе дә сезнең кулларда!” – дигән тәбрикләү сүзләре юллаган өлкә губернаторы Владимир Якушев.

Укучылар ярышларда вакытта укытучылар өчен семинар оештырылды. Д.Хәлилованың күренекле шәхесебез Нигъмәтулла Сайдуковка багышланган “Әссәләмү галәйкүм, Себер” документаль фильмын карадылар.

ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев курайда уйнау буенча мастер-класс күрсәтте. Барысы да җыелышып яңа ачылган “Россия – минем тарих” мультимедияле тарихи паркында булдылар. Аннан искиткеч соклану, горурлану хисләре белән чыктылар, бай мәгълүмат алдылар. Укучыларга өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров татлы бүләкләр җибәргән иде. Тагын да Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, өлкә татар мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашу да алар өчен бер хатирә булып сакланып калыр.

Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән биремнәрне жюри рәисе Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә Тубыл дәүләт педагогия институты профессоры Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова җентекләп тикшерделәр.

Төмән шәһәре, Төмән, Ялутор, Яркәү, Вагай, Тубыл районнарыннан килүчеләр арасында I урыннарны татар теленнән Асия Яруллина (9 класс, Төмән шәһәре, 52нче мәктәп), Нурзилә Вәлиуллина (10 класс, Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе), Алсу Фәйзуллина (11 класс, Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе);

татар әдәбиятыннан Рузанна Фастуллина (9 класс, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе), Ойша Хисаметдинова (10 класс, Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе), Элина Хисаметдинова (11 класс, Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе) җиңү яуладылар.

Тагын да призлы урыннарга Төмән районының Шыкча, Индрәй урта мәктәпләре укучылары Адилә Баязитова (9 класс), Ләйсән Айдбаева (10 класс), Азиза Юнусова (11 класс), Наилә Кәримова (9 класс), Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбеннән Элина Хисаметдинова (11 класс), Нурзилә Вәлиуллина (10 класс), Беркут урта мәктәбеннән Розалинә Назыйрова (9 класс), Вагай районының Тугыз урта мәктәбеннән Алинә Исмәгыйлова (11 класс), Юрмы урта мәктәбеннән Эльвина Фәтхуллина (10 класс), Алсу Фәйзуллина (11 класс) ирештеләр.

Җиңүчеләрне Казанда төбәкара олимпиадада көтәләр, өлкәбезгә шатланып кайтырга насыйп булсын үзләренә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, “Яңарыш” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*